Лидерлар алдынгылыкны бирми
Укучыларыбызга урак алдынгыларының исемнәре инде таныш. Алар алдынгылыкны кулларыннан ычкындырмас өчен бөтен көчләрен куеп, тырышып, намус белән эшләүләрен дәвам итәләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, "Газовик" ҖЧҖ механизаторы Николай Заһиров иң алдынгы урында бара, акбарслылар да аннан аз гына калыша.
1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында:
Илфат Әхмәтов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 14350 центнер ашлык суктырган;
Ренат Шәрәфетдинов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 14350 центнер ашлык суктырган;
Рәмис Гайнуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 14350 центнер ашлык суктырган.
2. «АКРОС», «КЗС-1218» «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында:
Николай Дудкин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье КЗС-1218» комбайнында 14120 центнер ашлык суктырган;
Евгений Сухоребрый - «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, «КЗС-1218» комбайнында 13958 центнер ашлык суктырган;
Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье КЗС-1218» комбайнында 13650 центнер ашлык суктырган.
3. «ДОН 1500», «КЗС-812» комбайннары арасында:
Харис Таҗиев - «Гаврилов исемендәге агрофирма» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 11170 центнер ашлык суктырган;
Фәрдүс Миндубаев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 10146 центнер ашлык суктырган;
Рамил Хәйбуллин - «Карповка» ярдәмче хуҗалыгы механизаторы, «КЗС-812» комбайнында 9560 центнер ашлык суктырган.
4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында:
Илнур Шаһиҗиһанов - "Макс-Ойл" ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 7380 центнер ашлык суктырган;
Шамил Гыйләҗев - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 4474 центнер ашлык суктырган;
Мөдәррис Кәримов - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 4313 центнер ашлык суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа