Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Мал-туар өчен яхшы сыйфатлы азык әзерләнә

Менә җәйнең соңгы аена да кердек. Соңгы еллардагы күзәтүләргә күз салсаң, август елдан-ел эссерәк була бара. Бу көннәрдә азык хәзерләү участокларында, кырларда, сенаж чокырларында да кызу эш чоры. Быел уңыш сөендерә, шуңа күрә азык хәзерләүчеләр дә сенаж базларын, печән складларын запас белән тутырырга тырышалар.

Әлбәттә, кырларда эш барышы, беренче чиратта, һава шартларына бәйле, ә быел ул сөендерми. Шуңа да карамастан азык хәзерләүчеләр һәр минутны, һәр сәгатьне дөрес файдаланырга тырыша.

- Безгә яңгырлар комачауламады диярлек, - диде "Гаврилов исемендәге агрофирма" ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары Фердинант Вәлиев. - Без печәнне планлаштырылган күләмдә әзерләдек инде, хәзер дә аны әзерләүне дәвам итәбез. Быел азыкның сыйфаты бик яхшы. Яхшы уңышны кырда калдыру ярамас.

Без 2700 тонна сенаж салдык, монда да ресурслар тагын бар, шулай булгач запаска да әзерләячәкбез.

Сенаж әзерләүдә өч сенаж комбайнында Рәмис Мифтахов, Гөлүс Ваһапов, Илфат Галиәкбәров эшли. Сенаж ташуда дүрт КамАЗ һәм бер МТЗ-1221 тракторы, төйгечләүдә Рафил Шәрипов, Разил Вәлиев эшли. Сенажны тигезләү белән хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторларының берсе Фәрхәт Вәлиев мәшгуль.

Инде әйткәнемчә, терлек азыгын уңышлы хәзерләү өчен бездә барлык ресурслар да бар, уңыш та яхшы, белгечләр дә тәҗрибәле, алар эшләренә җаваплы карый, һәм аны бөтен күңелләрен биреп башкаралар.

Безнең хуҗалыкта 750 баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 400е - савым сыерлары, аларны кышлату өчен бездә азык җитәрлек булачак. Әле бит кырларда 650 гектарда силос өчен кукуруз үсә.

Хәзер төп бурыч булып, барыбер, бөртекле культураларны җыеп алу санала, уңыш яхшы булыр дип көтелә, ә безнең комбайнчылар үзләренең "тимер ат"ларын урак өстенә әзерли.

Рафил Шәрипов әле яшь механизатор, аның руль артына утыруына ун ел, егет инде коллегалары арасында хөрмәт яулаган, юкка гына аңа мондый җаваплы чорда иң авыр эшләрнең берсе - чокырда сенажны төйгечләп тигезләүне ышанып тапшырмаганнар.

- Миңа бу эш яхшы таныш, - ди Рафил, - мин ел саен хуҗалыкта азык әзерләүдә катнашам. Шулай ук чәчүдә дә катнашам.

ПЛ-93не тәмамлаганнан соң, машина йөртү таныклыгы алгач, мин туган авылыма кайттым һәм МТЗ-80 тракторында эшли башладым, ләкин инде бер елдан соң миңа яңа заманча "Биллюр" тракторын бирделәр. Ә тракторларда эшләргә мине әтием Ринат өйрәтте, ул үзе гомере буе механизатор булып эшләде.

Бүгенге көндә өченче чокырны тутырабыз, уңыш бик яхшы, ашлык ташучы машиналар һәм тракторлар тулы кузов белән әйләнеп кайталар, безгә тиз арада һәм сыйфатлы рәвештә төйгечләп тыгызларга өлгерергә кирәк. Ял итәргә вакыт бөтенләй дә калмый диярлек, төннәрен дә эшләгән чаклар була, эссе вакытта бу хәтта яхшырак та, трактор яхшы эшли, ул вакытта сенаж да алып килмиләр. Шуңа күрә зарланып торырга вакыт юк, барысын да аңлыйбыз, чокырларны яхшы сыйфатлы азык белән вакытында тутырырга кирәк.

- Мин кечкенәдән үк ни өчендер азык әзерләү комбайннарына тартылдым - дип сөйли КСК-600 комбайнында эшләүче тәҗрибәле механизаторларның берсе Гөлүс Ваһапов, - мин мәктәп елларыннан ук кырга йөрдем, минем беренче остазларым Зөфәр Азаматов һәм Салих Хисамиев булды, мине бу эшкә алар өйрәтте дә инде.

Теземнәр зур, кузовлар тиз тула, кыскасы, күңел сөенә.

Мине улым Фирдүснең дә алмаштырганы бар, көн буе руль артында утыру авыр, без бит көнгә 12-15 сәгать эшлибез.

Анатолий Волков КамАЗ машинасында сенаж ташу белән мәшгуль:

- Безнең кырлар чокырларга якын, уңыш яхшы, шуңа күрә егермегә якын рейс ясарга туры килә, безнең яктан тоткарлыклар булмый, эш бара һәм ул яхшы кәеф белән башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса