Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч муниципаль район башлыгы – район Советы рәисе Эдуард Дияровның Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан питрәчлеләргә мөрәҗәгате

Кадерле питрәчлеләр, хөрмәтле ата-аналар, тәрбиячеләр, укытучылар, остазлар һәм яшь буынны тәрбияләүчеләр!

Сезне ихлас күңелдән искиткеч бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!

Безнең һәрберебезнең дә күңелендә балачак хатирәләре саклана. Балачак һәркемнең иң самими, матур, бәхетле чоры.

Балалар тормышыбызның мәгънәсе, алар безнең ышанычыбыз, безнең киләчәгебез. Алар безгә көч бирә, шуңа да без аларның балачаклары имин тормышта бәхетле һәм күңелле үтүен тәэмин итәргә тиешбез. Алар безнең кайгыртуны, яратуны тоеп яшәргә тиеш. Балалар безнең тырышлыкларыбызны дөрес бәяләр һәм безнең өмет-ышанычларыбызны аклар

Питрәч районында искиткеч балалар үсә - алар талантлы, кызыксынучан, белемгә омтылучан. Аларның күбесе бик яшь булуларына карамастан республика һәм бөтенроссия ярышларында һәм конкурсларында район данын уңышлы яклый. Без әлеге талантлы балалар белән лаеклы горурланабыз, аларга зур өметләр баглыйбыз.

Без ата-аналарга, педагогларга шулай ук яшь буынны тәрбияләүгә күп көч куючыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Аеруча да асрамага алынган балаларга һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга гаилә җылысын бүләк итүчеләргә аеруча да рәхмәтләребез чиксез.

Бу искиткеч көндә яшь питрәчлеләргә, аларның якыннарына, туганнарына нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим. Алдагы җәйге каникуллар балаларыбызга искиткеч ял һәм онытылмаслык мизгелләр бүләк итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса