Питрәч районы Күн авылында яшәүче Хәмидә Зиннәтовна Кәримова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Соңгы елларда ул Казанда яши. Әмма район җитәкчелеге аның турында онытмаган.
Тыл хезмәтчәнен котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева һәм районның башка вәкилләре килде. Алар аңа район башлыгы Эдуард Дияров һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа