Питрәчтә гражданнар кабул итү булачак
2017 елның 17 ноябрендә ТРда (Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7 нче йорт) "Бердәм Россия" партиясе рәисе
Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТРда "Өлкән буын" федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча тематик гражданнар кабул итү булачак. Кабул итү кысаларында, ТРда пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләрен, пенсия яшендәге кешеләр өчен социаль, медицина һәм башка хезмәтләр мөмкинлеген һәм сыйфатын, хезмәт белән тәэмин итү, мәгариф программаларына керү мөмкинлеге һәм өлкән буынның актив озак яшәве өчен башка шартлар тудыру буенча киңәшмәләр алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа