Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Урак тәмамланыр алдыннан лидерлар алмашынды

Хәзерге вакытта, чыннан да, һәр яхшы көннең кадерен белеп эшләү кирәк. Башкача мөмкин дә түгел. Югыйсә, эшләр бик озакка сузылачак, инде сентябрь уртасы бит. Шуңа күрә район игенчеләре, һәрвакыттагыча, намус белән тырышып эшләүләрен дәвам итәләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, урак ахырына якынлашканда лидерлар алмашынды. Хәзер комбайнчылар арасында беренче урынны "Кощак" АХП ҖЧҖ механизаторы Евгений Сухоребрый алып тора.

1. «АКРОС», «КЗС-1218» «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында:

Евгений Сухоребрый - «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, «КЗС-1218» комбайнында 18978 центнер ашлык суктырган;

Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье КЗС-1218» комбайнында 18620 центнер ашлык суктырган;

Николай Дудкин - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы, «Полесье КЗС-1218» комбайнында 18510 центнер ашлык суктырган.

2. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында:

Илфат Әхмәтов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 18740 центнер ашлык суктырган;

Ренат Шәрәфетдинов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 18740 центнер ашлык суктырган;

Рәмис Гайнуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 18740 центнер ашлык суктырган;

Рузил Гайнуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 18740 центнер ашлык суктырган.

3. «ДОН 1500», «КЗС-812» комбайннары арасында:

Фәрдүс Миндубаев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 13960 центнер ашлык суктырган;

Харис Таҗиев - «Гаврилов исемендәге агрофирма» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 12570 центнер ашлык суктырган;

Рәшит Гыйниятов - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 10060 центнер ашлык суктырган.

4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында:

Илнур Шаһиҗиһанов - "Макс-Ойл" ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 8650 центнер ашлык суктырган;

Андрей Вуколов - «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 5541 центнер ашлык суктырган;

Шамил Гыйләҗев - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК-5 «Нива-Эффект» комбайнында 4474 центнер ашлык суктырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса