Ярминкәдә яшелчә дә, ит тә, балык та булачак
Районда кабат көзге ярминкә үтәчәк. Анда район кырларында һәм бакчаларында үстерелгән уңыш тәкъдим ителәчәк.
Бу җомгада, 27 октябрьдә, сәгать 8дә Питрәчнең үзәк мәйданында җирле җитештерүчеләр һәм район кунаклары авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк. Анда яшелчәләр, ит, балык, печән, салам, ашлык һәм башка товарлар белән сәүдә итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа