Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Кибәч авылында яшәүче кадерле, якын кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз ПЛЯШКИН Иван Гурий улына 27 гыйнварда 80 яшь тула.

25 января 2019, 09:19

826

0

0

Кибәч авылында яшәүче кадерле, якын кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз ПЛЯШКИН Иван Гурий улына 27 гыйнварда 80 яшь тула.

Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Без сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, Аллаһы Тәгалә бүләк иткән һәр якты көнгә рәхмәтле булып, балаларыңа, оныкларыңа, оныкчыкларыңа кирәкле кеше булып, алардан кадер-хөрмәт күреп, яшәү яме тоеп, тигезлектә, озын гомер кичерүеңне телибез!
Синең бүген туган көнең
Телибез шул уңайдан.
Саулык белән тигезлекне
Сорыйк әле Ходайдан.
Тормыш ул озын елга кебек,
Ага да ага икән.
Беркөн шулай 80 яшь
Ишекне кага икән.
Каксын әйдә, керсен өйгә,
Кунак булсын түреңдә.
Ә син шатлан, насыйп иткән диеп
Бу көнне дә күрергә.
Сиңа безнең хөрмәтебез олы,
Урын алсын йөрәк түрендә.
Гаилә куанычы белән
Игелек күреп яшә гомергә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың – киленнәрең. Кызларың – кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса