Аның балачагы Кощакта узган
Питрәч җиренә аяк баскан бөек шәхесләрнең исемнәре — төбәгебез тарихының энҗе бөртекләре. Аларның кайберләре турында мәгълүмат бик күп, ә кайберләре хакында без әле бик аз беләбез. Мәсәлән, бөек рус опера җырчысы Федор Иванович Шаляпин балачагында берникадәр вакыт Кощак авылында яшәп алган. Сүз аның олы яшьтәге артист чагы турында түгел, ә әле бик кечкенә бала булган чор хакында бара. 1876–1877 елларда, Шаляпиннар гаиләсе Кощакта яшәгәндә, булачак җырчыга нибары өч-дүрт яшь кенә булган. Аның гаиләсе тормышының бу чорына Казандагы Горький һәм Шаляпин музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ирина Вавиличева ачыклык кертте.
Шаляпиннар гаиләсе Казанда
— Казаннан 400 чакрым ераклыкта, Вятка буендагы Сырцово авылында Иван Яковлевич белән Евдокия Михайловна яшәгән. Яшьләр бер-берсен яратып кавышканнар, әмма Вяткада уңыш булмаган. Шуннан соң алар Казанга китәргә карар кылганнар. Чөнки Казан — мул тормышта яшәүче кешеләр шәһәре буларак күзалланган. Шәһәр халкының 30 процентка якыны бик бай кешеләр булган. Яшь гаилә дә байларга ялланып эшкә урнашырга һәм мохтаҗлык күрмичә яшәргә өметләнгән.
Ләкин читтән килгән кешеләрне бу шәһәр дә кочак җәеп каршы алмаган. Иван Яковлевич эш таба алмаган, ә Евдокия Михайловна кәбестә белән пироглар пешереп, Идел пристаньнәрендә өч тиенгә сатып йөрергә мәҗбүр булган.
Аларның берничә баласы туган, әмма алар сабый чакларында ук вафат булганнар. Шуңа күрә Федор дөньяга килергә тиешле вакыт җиткәч, Шаляпиннар Лисицын исемле сәүдәгәрнең йортына күченгәннәр. Анда иң тәҗрибәле кендек әбиләре яшәгән. Сабый исән-имин туган һәм аны икенче көнне үк аны чукындырырга алып барганнар. Баланы чиркәүгә алып килгәндә православие бәйрәме — Сретение билгеләп үтелгән. Бу сүз тәрҗемәдә «Раббы белән очрашу» дигәнне аңлата.
Әлеге очрашу чыннан да истәлекле вакыйгаларга сәбәп булган: нәкъ шул көнне Федорның әнисен пристав Чириков йортына имезүче ана итеп эшкә алганнар. Пристав Иван Яковлевичка да эш биргән. Бүгенге көн белән чагыштырсак, бу — шәһәр мэры янына эшкә урнашу белән бер! Иван Яковлевичның кулдан язу сәләте бик матур булган, шуңа күрә аны Казан өязенең земство идарәсенә күчереп язучы итеп кабул иткәннәр.
Казанда хезмәт итә башлаганчы ук Иван Яковлевич Шаляпин төрле эшләрдә эшләп шактый тәҗрибә туплаган. Ул ишегалды себерүче дә, су ташучы да булган, Ильинка һәм Большие Ключи авылларында яшәгән, волость писареның ярдәмчесе булып та хезмәт иткән.
Соңрак Шаляпиннар Большие Ключидан кабат Казанга кайтканнар, ләкин монда да озак вакыт эш таба алмаганнар. Алар яшәгән урын Ометьево авылы булган, ә урам Подометьевская дип аталган.
Кощакта кайту
1876 елда Шаляпиннар нәкъ менә шушы Подометьевская урамыннан Кощак авылына күченгәннәр. Ул вакытта Кощак шәһәрдән унҗиде чакрым ераклыктагы гап-гади авыл булган. Бу 48 йорттан торган торак пунктта чиркәү дә булган, шуңа күрә аны чиркәүле авыл — село дип атау дөресрәк булыр.
Метрика кенәгәләрен өйрәнгәндә, Кощак авылында Шаляпиннар гаиләсендә 1876 елның 10 ноябрендә малай тууы турында язма табылган. Аңа Николенька дип исем кушканнар. Бу — Федор Шаляпинның энесе. Ул чорда крестьяннарның фамилияләре еш кына әтиләренең исеменнән ясалган. Шуңа күрә Кощак авылының метрика кенәгәсендә Николайның әтисе «Иван Яковлев» дип язылган.

Кощак Шаляпин хәтерендә
Кощакта Шаляпиннар иркен һәм мул тормышта яшәгәннәр. Федорның истәлекләрендә дә бу чор турында җылы юллар бар. Ул авылда һәрвакыт тамак туйдырырлык ризык булуын, авыл малайлары белән иң кечкенә икмәк кисәген дә бүлешеп ашарга мөмкин икәнен искә алган. Язын кошлар сайравын тыңлау да аның күңелендә тирән эз калдырган.
Әлбәттә, Кощак Федор Шаляпин хәтерендә мәңгегә сакланып калган: нәкъ менә шунда яз көне сиреньнәр һәм шомыртлар чәчәк атканда малайлар күгәрченнәр куып йөргән. Федор Шаляпин үзенең истәлекләр китабында Кощак турында әллә ни күп язмаган. Шулай да ул әтисе Иван Яковлевичка хезмәт итәргә туры килгән Казан тирәсендәге кечкенә авылларны һәм торак урыннарны атап үткән. Казан турында исә ул «Маска и душа» һәм «Страницы из моей жизни» исемле китапларында үзе сөйләгән. Бу әсәрләр дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән.
Шаляпин исемендәге стипендия
Питрәч авылыннан чыккан опера җырчысы Роберт Миннуллин 2023 елда Федор Шаляпин исемендәге стипендиягә лаек булган. Ул да бас тавышлы бөек җырчыга мөнәсәбәтен белдерде:
— Федор Шаляпин — күпләр сокланып туймаган легенда. Һәр опера җырчысы өчен ул — омтылырга, үрнәк алырга кирәкле шәхес. Мин, әлбәттә, аның биографиясе белән таныш, истәлекләрен дә укыдым. Әмма Шаляпин тормышының Кощак авылы белән бәйле булуын белми идем.
Мине аеруча бер нәрсә сокландыра: ул бас тавышлы җырчының яхшы актер була алмавы турындагы мифны җимергән. Шаляпин искиткеч җырчы гына түгел, ә күренекле артист та. Мин ул төп рольдә уйнаган французларның «Дон Кихот» фильмын карадым һәм аннан бик зур тәэсирләр алдым.