Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Питрәчтә яшәүче безнең өчен бик кадерле, газиз кешебез ПРОНИН Валентин Михайловичның бүген күркәм бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

07 октября 2020, 09:02

869

0

0

Питрәчтә яшәүче безнең өчен бик кадерле, газиз кешебез ПРОНИН Валентин Михайловичның бүген күркәм  бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Валентин, сине чын күңелдән туган көнең белән котлап, гомернең озынын, саулыкның ныгын, бәхетнең олысын телибез!

Без бит сине яратабыз

Бар өй эчебез белән.

Горурланып куябыз

Газиз кешебез белән.

Ярый әле, син бар безнең,

Таяныч син, терәк син.

Җиңел чакта без дә батыр

Авыр чакта кирәк син.

Ходай сиңа акыл биргән,

Һәм тырышлык көн итәргә.

Синең кебек ир белән

Ансат булды тормыш көтәргә.

Арка терәр ярым бит син минем,

Авыр чакта сузам кулымны.

Әтиегез кебек булыгыз, дип,

Тәрбияләдем мин ике улымны.

Синсез мин канатсыз кош кебек,

Биеклектән оча алмамын.

Синең белән бергә очкан чакта гына

Канатларым кагып армамын.

Парлап үтик гомер юлын,

Канатлар каерылмасын.

Сине миннән, мине синнән

Язмышлар аермасын!

Иң изге теләкләр белән улларың, тормыш иптәшең Лидия.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X