Аның белән булган тарихны ул озак вакытлар искә алачак
Ленино-Кокушкинода, Үшнә елгасында, күпләр яратып өлгергән кыргый аккошлар йөзә. Бу авылда яшәүче Наталья Романчева өчен бигрәк тә мондагы соргылт аккош кадерле – аның белән булган тарихны ул озак вакытлар искә алачак.
«Ленино-Кокушкино» музей-тыюлыгында олы яшьтәгеләр ункөнлегенә багышланган бәйрәм уза. Наталья Ивановна шуннан кайтып барышлый, күктә очып барган аккошларны күрә. Аларга сокланып карый башлаганда, шуларның берсе, сорысы, кинәт азык-төлек кибете стенасына килеп бәрелә.
Ярминкә көне була. Халык җыелган. Тирә-яктагылар: «МЧС чакырырга кирәк», – ди. Ә Наталья Ивановна үзе эш итәргә була.
– Ул миңа ысылдый. Мин аңа: «Матуркаем», – дим. Сыйпап, күтәреп алдым да йөгереп яр буена киттем. Шундый авыр иде – 20 килограммдыр, мөгаен. Көчкә алып бардым, кулларым талды. Шулай аккошны коткардым, – дип искә ала пенсионер.
Кош елгада башка аккошларны күрүгә үк аларга таба йөзеп китә. Хәзер Наталья Ивановна кайчак бирегә килә: кошларга икмәк ашата һәм сорыкаеның хәле ничек икәнен күзәтә. Аны берике тапкыр күргәнен әйтә. Димәк, аның белән бар да яхшы.