Спорт

Питрәчтә картинг буенча ярышлар узды

Карт руле артына яшь пилотлар утырды

Питрәчтә картинг буенча ярышлар – «Картинг БДД-2026» Кубогы узды. Оештыручылар – юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе, ЮХИДИ һәм балалар иҗат йорты. 

Карт руле артына балалар иҗат йортының «Картинг» берләшмәсендә тәрбияләнүче яшь пилотлар утырды. Командаларны остаз Евгений Агачев әзерләде. 

Көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар болай бүленде: 

  • беренче урын – «Шумахеры» командасы; 
  • икенче урын – «Молния» командасы; 
  • өченче урында – «Трактористы» командасы. 

Җиңүчеләр һәм призерлар кубок, медальләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар


спорт Сәламәт яшәү рәвеше