25 август 2017 яңалыклары
-
Питрәчле Ирина Галимованы район башлыгы юбилее белән тәбрикләде
Тагын бер ветеран 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. "Дахау" лагере тоткыны Ирина Васильевна Галимова. Тулырак алдагы сюжетта.
-
Автоинспекторлар куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә
Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча агымдагы елның җиде аенда Питрәч районында балалар катнашында 10 авария булган. Анда 11 бала тән җәрәхәтләре алган. Бу чорда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында барлыгы 316 авария булган, анда 331е тән җәрәхәтләре алган.
-
Бик тиздән ун меңлек чиккә җитәчәкләр
Алдынгыларның күрсәткечләре арта бара, аларның кайберсе шушы көннәрдә ун мең центнер ашлык суктырачак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышы лидерлары исемлеге түбәндәгечә.