31 июль 2019 яңалыклары
-
Балык кап, яр өстендә ялтырап ят!
Пановкада балык тоту буенча ачык ярышлар узды, анда утызга якын балыкчы катнашты. Турнир инде бишенче тапкыр үткәрелә. Җиңү өчен һәр катнашучыга җитезлеген һәм осталыгын күрсәтергә кирәк иде.
-
“Без бит сезнең өчен эшләдек, тырыштык”
Без хөрмәтле өлкән буын кешеләреннән тормышларындагы иң истә калган хатирәләре белән уртаклашуларын сорагач, аларның күзләренә ирексездән яшь килә. Һәм алар авыр сугыш еллары, Бөек Ватан сугышы җимергән хыяллары, яшьлек еллары турында сөйләргә керешәләр. Без һәр озын гомерле кеше сөйләгән истәлекләрнең асылын аңларга тырышабыз, чөнки бу хатирәләр зур тарихи кыйммәткә ия. Ә Көек авылыннан шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Анна Романовна Дмитриева ул чор турында бер сүз дә сөйләмәде.
-
Безнең урам бәйрәме
Район авылларында халыкның бергәләп бәйрәмнәр үткәрүе матур традициягә әверелде. Ә газетаның күркәм традициясе – укучыга күршеләр белән тату яшәү, күңелле очрашулар турында сөйләү. Районның кайбер җирлекләрендә Авыл көнен бәйрәм итү турында язган идек инде. Чыты авыл җирлегендә Авыл көне генә түгел Урам бәйрәме дә бар икән әле. Бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу, үз йортыңның гына түгел, урамыңның да иминлеге турында кайгырту кешеләрне якынайта, - дип билгеләп үтә алар.
-
Туган йорт һәм якыннарым янәшәсендә
Без сезгә авылда яшәүче һәм эшләүче яшьләр, аларның тормыш-көнкүреше, киләчәккә хыяллары турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Питрәч яшьләрен, әлбәттә, шәһәрнең якын булуы һәм аның мөмкинлекләре җәлеп итә. Әмма туган җиренең хезмәт традицияләрен дәвам итүчеләр, Питрәчтә эшләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә районда аз түгел. Безнең киләчәк нәкъ менә аларның җаваплылыгына һәм максатчанлыгына бәйле.
-
Үз тавышыгызны сайлау көнендә кайда булсагыз, шунда бирергә мөмкин
8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, татарстанлылар ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда катнашачак. Теге яки бу кандидат өчен теркәлгән урын буенча гына түгел, фактта яшәү урыны буенча сайлау участогында да тавыш бирергә мөмкин, моның өчен бары тик тавыш бирү өчен махсус талон кирәк, аны күп функцияле үзәктә дә алырга мөмкин.
-
Яраткан эшең белән шөгыльлән һәм хыялларыңны тормышка ашыр
Кешедәге талантның чикләре юк. Без барлык уй-ниятләрне тормышка ашыра алабыз, моның өчен бары тик теләк, фантазия генә кирәк. Царевода яшәүчеләрне гадәти булмаган товарлар һәм хезмәтләр белән шаккатырдылар. Үзмәшгульләр - отышлы шартларда эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр.