Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

10 мең сумлык бурычы булганнар машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин

Бу иң элек алимент түләмәүчеләргә һәм каршеринг кагыйдәләрен бозучыларга кагыла.

Әҗәтләре булган автомобильчеләрне массакүләм төстә таныклыкларыннан мәхрүм итә башлаячаклар. Бу хакта Autonews.ru порталы Федераль суд приставлары хезмәтендәге чыганак биргән мәгълүматларга таянып яза.

Биредә сүз машина йөртүченең бурычы ун мең сумнан артып киткән очраклар турында бара. Әҗәтен нигезле сәбәпсез түләмичә йөрүчеләр, алименттан качучылар, шулай ук каршеринг хезмәте кагыйдәләрен бозучылар иң элек штрафка тартыла. Штраф түләнмәгәндә, суд приставлары ЮХИДИгә карар юллаячак. Шуннан соң инде бурычлылар белән инспекторлар эшлиячәк – алар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 17.17 статьясы нигезендә административ беркетмә тутырачак.

Шул ук вакытта машина йөртү таныклыганнан мәхрүм итү вакыты чикләнелмәячәк. Автомобильче барлык бурычын түләсә, инде икенче көнне үк документын кире кайтара алачак, дигән сүз.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X