Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Алтын урлый һәм качып котыла: Питрәч районы суды каракка карата җәза билгеләде

    Аңа шартлы срок бирделәр.

    Питрәч район суды урлау турындагы эшне карады. Бу хакта рәсми сайтта судның матбугат секретаре Алсу Кулагина хәбәр итте.

    Хөкем ителүче үз танышында кунакта була. Бу вакытта ул алтын әйберләр урлый һәм зыян күрүчегә 60 мең сумлык матди зыян китерә.

    Ир үз гаебен таныган. Суд аны гаепле дип тапкан һәм 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул даими рәвештә махсус органнарга теркәлү узарга килергә, яшәү һәм эш урыннарын хәбәр итмичә генә үзгәртмәскә тиеш булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: