Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Архивлар тарих серләрен саклый

Архив үткәннәрне киләчәк белән бәйләүче ролен үти. Архив документлары ярдәмендә безне хәзерге буын белән бәйләүче тарихи җепләрне ныгыта алабыз. ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итү уңаеннан район архивы хезмәткәрләре берничә күргәзмә әзерләделәр. Аларда укучыларга берничә буын питрәчлеләрнең тормыш тарихын күрсәтергә тырыштылар.

Питрәч беренче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары безнең районның үзәк архивына бардылар. Балалар архив бүлегенең эше ничек оештырылуын һәм мондый мөһим һәм четерекле эшнең нечкәлекләренә төшенделәр. Шулай ук аларга чын-чынлап кызыклы күргәзмә стендларын үз күзләре белән күрү насыйп булды.
«Дистә еллар аша газеталар битләре буйлап» күргәзмә стендында балалар «Вперед» һәм «Алга» район газеталарының тарихын үз күз алдыннан үткәрде. Алар ул вакытта корреспондентларның нәрсә турында язуларын, колхоз һәм совхоз хезмәтчәннәре өчен нәрсә мөһим булуын белделәр.
- Без документларның ничек саклануын һәм ни өчен кирәк булуын белдек. Пенсияне исәпләү архив язмаларына бәйле икән. Әйтик, минем дәү әти совхозда эшләгән булса, пенсия исәпләгәндә, аның хезмәт эшчәнлеге язмаларын соратып алалар һәм пенсия суммасы да аның күпме рәсми рәвештә эшләвенә бәйле. Мондый экскурсияләр бик файдалы һәм алар безгә киләчәктә һөнәр сайлауда да ярдәм итә. Миңа газеталар күргәзмәсе бик ошады, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты 9 «В» сыйныф укучысы Аделина Шарова.
Егетләр архив мәгълүматын саклау һәм эшкәртү системасының техник өлешенә зур игътибар бирде. Балаларны яңа җиһазлар белән таныштырдылар һәм барысы да ничек эшләве турында җентекләп сөйләделәр. Мәсәлән, яңа мобиль стеллажлар ярдәмендә документларны саклау уңайлы гына түгел, ә куркынычсыз да.
- Хәзер бездә 1948 елдан бирле башкарма хакимиятнең норматив актларын цифрлаштыру буенча актив эш алып барыла, район совхозлары һәм колхозларының электрон документлар фонды булдырыла, - дип сөйләде архив бүлеге җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина.
Бүгенге көндә архив бүлегендә 1937 елдан башлап 33 меңнән артык документ саклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса