Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айдар Габдрәхимов: "Балачактан погон кияргә хыялландым"

Ел саен 3 июльдә ЮХИДИ көне билгеләп үтелә.

Полиция капитаны Айдар Габдрәхимовның язмышы Роман Закалов белән охшаш. Аның абыйсы Илсур Заһитов ГАИда эшләгән.
- Миңа һәрчак милиция формасы ошады һәм мин аны кайчан да булса киеп, Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү турында хыялландым, - ди Айдар Илфатович. - Тик полициядә эшли башлаганчы, башта авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, аннары гына ГАИга килдем. Бу 2007 ел иде. Хезмәт елларында белгечлегем буенча тагын бер югары белем алдым. Илшат Әхмәтҗановны һәм Илдар Сафинны үз остазларым дип саныйм.
Хәзер ул үзе тәҗрибәле юл-патруль хезмәте инспекторы һәм яшь хезмәттәшләренең остазы. Хезмәттәше - өлкән лейтенант Раил Исламов белән эшчәнлек алып бара, юллар иминлеген саклый.
- Кызганыч, кагыйдә бозулар һәр көнне була. Нигездә, бу автомобиль руле артында утыручы исерек шоферлар, машина йөртү хокукыннан башка, бигрәк тә мотоциклларда документсыз, шлемсыз йөрүче егетләр, - дип билгеләп үтә полиция капитаны. - Исерек шоферлар аеруча куркыныч. Мисал өчен, май аенда, без постта торганда, бер җиңел машинага шик төште. Без аны Шихазда янында туктаттык. Машина йөртүче исерек булып чыкты. Өстәвенә, ул гаиләсе - хатыны һәм ике кечкенә баласы белән иде. Алар Питрәчтән Казанга юнәлгәннәр. Шул рәвешле, машина йөртүче үзенә, гаиләсенә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыра. Шуңа күрә һаман
исегезгә төшереп торабыз: "Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Транспорт чарасы руленә исерек килеш утырмагыз, спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, чөнки руль артында исерек кеше – җинаятьче».
Айдар Габдрәхимов буш вакытларын гаиләсе белән үткәрә, балалары Айсылу һәм Айнурны тәрбияли. Ял иткәндә балык тоту белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса