Җәмгыять

Пановка авылы ничек яши һәм үсеш ала

Бу хакта безгә җирлек башлыгы Олег Козырев сөйләде

Пановка һәм Новоселокны берләштергән Пановка авыл җирлеге бүген район картасында билгеләнгән бер нокта гына түгел, ә традицияләр һәм яңа икътисади агымнар үрелеп барган, үз геройларын хәтерләгән һәм рухи үсеш турында кайгырткан тере организм. Без җирлек башлыгы Олег Иванович Козырев һәм авыл халкы сөйләгәннәрдән авылның көнкүреше турында күп нәрсә белдек.

Пановка – борынгы тарихи авыл. Пановка мәдәният йорты директоры Евгений Ломовой сөйләвенчә, бу җирлек турында беренче тапкыр 1602-1603 елларда телгә алына, ул вакытта биредә татар авылы Кече Шигали урнашкан булган. Пановка рус авылы беренче тапкыр 1716 елда телгә алына. Пановка авылы статусын, 1774 елда беренче агач Знаменский чиркәве төзелгәннән соң ала. Тиздән поташ заводы ачыла (поташ – көлдән ясалган һәм пыяла, сабын җитештерүдә кулланылган химик матдә). 20 гасыр башында авылда ике чиркәү, земство мәктәбе, хастаханә, ветеринарияфельдшерлык пункты, телефон, икмәк запасы кибете, су һәм ике җил тегермәне, ике тимерче алачыгы, сәүдә кибете эшләгән. Шимбә көннәрендә монда базар кайнаган. 1930 елда Пановкада “1 Май” колхозы төзелә, ә 1935 елда беткән совхоз базасында 3 нче төзәтү-хезмәт колониясе урнаштырыла. 1930 елдан авыл Питрәч районы составына керә.

– Бүген җирлектә 331 шәхси хуҗалык, җиде күп фатирлы йорт бар, – дип сөйли Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев. – Гадәттәгечә төзәтү колониясе җирлекне формалаштыручы предприятие булып кала. Күп кенә җирле халык анда ирекле ялланган хезмәткәрләр һәм офицерлар булып эшли. Соңгы елларның куанычлы тренды – яшьләрнең кайтуы. Быел армиядән кайткан өч егет шәһәргә китмәгән, җирлектәге учреждениеләргә эшкә урнашкан.

Ләкин Пановка бер урында гына тормый һәм яңа тармакларны җәлеп итә. Күптән түгел биредә медикаментлар җитештерү буенча сәнәгать предприятиесе ачылган. Инде бүген үк анда 40ка якын кеше эшли, шуларның 25е – авылда яшәүчеләр. Предприятие киңәюен дәвам итә, бу авыл халкына иртәгесе көнгә ышаныч бирә.

Социаль инфраструктура да өзлексез эшли: авылда табиб амбулаториясе, мәктәп (анда 50дән артык бала укый), балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе филиалы һәм почта бар.

Авыл күзгә күренеп үзгәрә, монда бюджетның гына түгел, битараф булмаган якташларының да өлеше бар. Пановкада туган уңышлы бизнесмен Руслан Хәлилов “Муниципаль берәмлек үсешенә ярдәм итү фонды”н булдырган. Ул эшне гасырларга җитәрлек итеп башкара.

Соңгы елларда Фонд һәм халыкның активлыгы, үзара салым программасы нәтиҗәсендә елга үләннәрдән чистартылган, халык балык тота торган буа ярында ял итү зонасы барлыкка килгән. Кешеләргә чокырларны урап узарга туры килмәсен өчен, авыл үзәгеннән мәктәп автобусы тукталышына кадәр җәяүлеләр өчен уңайлы юллар салынган. Шулай ук зиратка, мәктәпкә һәм күрше яңа авылларга кадәр юллар салынган. Яңа, уңайлы мөселман зираты төзелгән. 2020 елда “Хәлил” мәчете төзелгән, кичен ул балкып тора, анда утлар яна. Шулай ук Николай Чудотворец чиркәве дә торгызылган. Узган ел мәчет янында ачылган чишмә авыл халкының горурлыгы – аның гаҗәеп тәмле суы Пановкадан читтә дә билгеле.

Шунысы мөһим, хәйриячеләр ярдәме иждивениечылык тудырмый. Киресенчә, ул илһамландыра, рухландыра гына. Плотинаны ныгытырга яки СВО сугышчыларына ярдәм җыярга кирәк булганда, җирлек башлыгы халыкка мөрәҗәгать итә һәм халык берничә көн эчендә кирәкле акчаны җыя.

Пановканың төп байлыгы – кешеләре. Авыл нык гаиләләре белән дан тота. Монда хәзер дә җиде яки хәтта тугыз бала үскән гаиләләр бар. Җирле халык аралашучан һәм ачык күңелле: кичен урамнарда тормыш кайный. Яңа асфальт юлларда йөрүче күршеләр бер-берсен яхшы белә, ә балалар һәм спорт мәйданчыкларында малайлар һәм кызлар караңгы төшкәнче туп уйныйлар яки таганнарда атыналар.

Киләчәк турында уйлап, Олег Иванович яшьләргә мөрәҗәгать итә:

– Килегез, йортлар төзегез! Безнең табигатебез бик матур һәм кешеләребез искиткеч. Фатирлар бик арзанга сатыла, мөмкин булганча сезгә ярдәм итәчәкбез.

Төзекләндерүдәге уңышлар рухландыра, халык матур ярминкә мәйданчыгы булдыру турында хыяллана, анда үзебезнең яшелчә бакчаларыбызда үстергән продукцияне сату мөмкин булыр иде. Әлегә җир кишәрлеге мәсьәләсе хәл ителә, әмма идея үзе шуны күрсәтә: кешеләр авылда яшәргә генә түгел, ә хуҗалык алып барырга, аның җимешләре белән дә бүлешергә телиләр.

Пановка – конфессияара тынычлыкның яхшы үрнәге. Җирлек территориясендә ике чиркәү һәм ике мәчет эшли. Бер гыйбадәтханә һәм бер мөселман комплексы колония территориясендә урнашкан, ә калганнары авылның барлык халкы өчен ачык.

Пановкада ата-бабаларның батырлыгы турында да онытмыйлар. Моннан берничә ел элек ветераннар советы рәисе Юрий Петрович Лопоухов инициативасы һәм бертавыштан үзара салым өчен тавыш биргән халык ярдәме белән, авылда “Дан Аллеясы” төзекләндерелгән, ә бераз соңрак махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларына да һәйкәл барлыкка килгән. Бу урын Ватанны саклаучыларны җәлеп итү һәм хөрмәт итү үзәгенә әверелгән. 

Якын көннәрдә Пановкада федераль программа буенча күптән көтелгән яңа почта бүлеге бинасы төзелеше башланачак. Иске бина колониягә бик күп санда килгән посылкаларны кабул итә алмый. Яңа бина һәм төзекләндерелгән территория уңайлы мохитне үстерүдә тагын бер адым булачак.

Пановка бүген – бердәм авыл, анда кеше бер-берсен ят күрми. Бу уңышлы бизнесмен кече ватанын онытмаган, ветеран яшьләрдә патриотлык хисләре тәрбияләгән, ә гади халык яхшылыкка омтылырга әзер булган җир. Бу урын үзенә тарта, монда чиста буа янында тын гына утырып, үзеңне өйдәге кебек хис итәсең.