Җәмгыять

Ленино-Кокушкино туристлык маршруты үзәгенә әверелә

Флигеле яңартылган музей-тыюлык Ленин урыннары буенча маршрутка керәчәк

“Ленино-Кокушкино” дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында 2022 елда янгында тулысынча диярлек юк ителгән XIX гасыр флигелен торгызу тәмамланды. Утар үз концепциясен үзгәртә, хәзер биредә төп игътибарны Ленинның сәяси биографиясеннән Ульяновлар гаиләсе тарихына һәм дворяннар көнкүрешенә бирәчәкләр.

Музей-тыюлык 2019 елда реконструкциягә ябылды. 2022 елда эш барышына янгын үз төзәтмәләрен кертә: утарның төп тарихи корылмаларының берсе булган агач флигель янып юкка чыга. Бинадан кирпеч цоколь һәм ике мич кенә торып кала. Реставрация өчен бинадан чыгарылган экспонатлар зыян күрми кала.

Бүген флигель тулысынча торгызылган.

– Белгечләр яңа нарат бура урнаштырды, фундаментны ныгытты, идәнне һәм түбәне торгызды. Фасадларның декоратив элементлары, тәрәзәләр һәм ишекләр тарихи үрнәкләр һәм архив материаллары буенча эшләнде. Түбә XIX гасырда кулланылган махсус технология буенча ябылды, – дип аңлатты ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитетының мәдәни мирас объектларын саклау бүлеге башлыгы Эльза Бабушева.

Флигель барлык кирәкле инженерлык системалары белән җиһазландырылган: җылылык, вентиляция, кондиционер, элемтә челтәрләре һәм автомат янгын сигнализациясе куелган.

Флигельне торгызу-масштаблы үзгәрешләрнең бер өлеше генә. Музей җитәкчелеге бөтен экспозиция идеясен яңадан карый.

– Бу зур яңарыш, – дип ассызыклады ТР Милли музееның генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова. – Совет чорында бары тик Ленин тарихына гына акцент ясалды. Хәзер без мәдәни алымга күчәбез: Ульяновлар гаиләсе, провинция дворяннары, утарның хуҗалык тәртибе тарихы аша бу урынның тарихын күрсәтәбез. Ульянов белән бәйле мемориальлек кала, ләкин ул киң контекстның бер өлешенә әверелә.

Яңа экспозиция нигезендә – рәссам Анна Тиссен-Зелинскаяның 1896 елда ясалган тугыз акварель этюды ята. Бу эшләрдә утар һәм аның тирә-ягы 1902, 1917 елгы янгыннарга кадәр сурәтләгән, һәм хәзер алар XIX гасыр ахырындагы дворяннар утары тормышы буенча үзенчәлекле “юл күрсәтүче” булып тора.

– Бу урында ясалган бердәнбер зарисовкалар. Аннаның әтисе Иван Зелинский Александр Бланк белән яхшы таныш була, һәм Анна, кыз чагында, бирегә еш килгән. Аның ул вакытта әһәмияткә ия түгел дип саналган рәсемнәре хәзер безгә бу утар турында сөйләр өчен иң мөһим чыганак, – дип билгеләп үтте музей мөдире Светлана Коновалова.

Киләсе язда ук музей-тыюлык Казаннан Ленино-Кокушкинога кадәр Владимир Ульяновның Казан губернасындагы тормышы белән бәйле урыннар буенча зур туристик маршрутка керәчәк.

– Музей-тыюлык киләсе елның апрелендә үз эшчәнлеген башлап җибәрә алачак, – дип билгеләп үтте Светлана Измайлова. Ул вакытка барлык биналардан флигель генә ачылачак, аны реставрацияләү инде тәмамланган. Тарихи бинаның интерьерларын мебель һәм музей экспонатлары белән тулыландыру этабы гына калды.

Хәзер флигельдә Владимир Ульянов сөрген вакытында яшәгән бүлмә шартлары өлешчә торгызылган. Китаплар, язу өстәле һәм махсус эш өстәле аның балачакта һәм сөргендәге эшләре турында сөйли. Ленинның 1904 елның кышында Вацлав Воровскийга әйткән сүзләре бар: “Гомеремдә дә, хәтта Себердә һәм Петербургтагы төрмәдә дә, мин Казаннан авылга сөргендә вакытта бер елда укыган кебек укымадым дияргә була”. Китаплар шул хакта сөйли, ә махсус эш өстәле бабайлары йортында балаларны һәм оныкларны иркәләп кенә үстермәгәннәре турында искә төшерә: монда барысы да хуҗалык белән шөгыльләнгәннәр, балаларны кул эшләренә дә өйрәткәннәр. Ә зур бүлмәдә урта тәрәзә һәрвакыт ачык. Җәй көне каникулларын утарда үткәргән балалар зур ишектән чыгып мәшәкатьләнмәгәннәр, урамга тәрәзә аша гына йөргәннәр.

Оештыручылар “Ленин” тарихы белән генә чикләнми. Питрәч районының территорияләрен үстерү буенча баш белгече Айгөл Хикмәтуллина билгеләп үткәнчә, бурыч – күпкырлы маршрут булдыру, ул кунакларны районның мәдәни һәм этник төрлелеге белән таныштырачак.

– Хәзер без Питрәч районын үстерү стратегиясен эшлибез, һәм Ленино-Кокушкино – безнең төп объектларның берсе. Шул ук вакытта бу урынны Черемышеводан башка күз алдына китереп булмый, анда Володя Ульяновның әти-әнисе өйләнешкән иске чиркәү урнашкан. Апакай татар авылын искә алмыйча булмый. Планда шулай ук музей ягыннан причалны төзекләндерү, Үшнә елгасы буйлап көймәдә йөзү мөмкинлеге булдыру фикерләре бар. Безнең районда керәшен, татар, русларның бай мәдәнияте турында сөйләрлек, туристлар игътибарын җәлеп итәрлек урыннар күп, – диде Айгөл Миннуровна.