Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче бәйге уңышлы үтте

Шимбә, 18 августта, Питрәчтә беренче тапкыр "Автоледи-2012" район конкурсы үтте.

Иртәдән явып торган яңгыр бәйгене оештыручыларны борчымый калмады. Ни әйтсәң дә, автоконкурс кебек чараны яңгырлы көндә үткәрү хәтәр. Бәхеткә, яңгыр озак яумады, чара башланганда инде кояш балкый иде.
Конкурсны район ЮХИДИ бүлеге белән берлектә РО РОСТО (ДОСААФ) үткәрде. Әлеге бәйгедә барлыгы 8 хатын-кыз катнашты. Бәйгенең беренче өлеше РОСТО (ДОСААФ) бинасындагы автокласста үтте. Катнашучылар үзенә күрә бертөрле юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырды. Ике катнашучы - Ландыш Канипова һәм Юлия Саферова сорауларга бер үк вакытта һәм дөрес җавап бирде.
Бәйгенең икенче өлеше Питрәч автодромында дәвам итте. Монда инде биремнәр катлаулырак иде. Кызларга күп кенә авыр биремнәрне үтәргә туры килде: "тауга менү", "змейка", гаражга керү һәм башкалар. Яңгырдан соң әлеге биремнәрне үтәве авыррак иде. Шулай булса да, катнашучылар сынатмады. Бу юлы да Ландыш Канипова (ул дистанцияне бер минут ун секундта үтте), Юлия Саферова (1 минут 18 секунд) һәм Гөлүсә Мөхетдинова (1 минут 29 секунд) аерылып торды.
Ике конкурс нәтиҗәсе буенча "Автоледи" район конкурсының беренче җиңүчесе булып Ландыш Канипова калды. Ул инде сигез ел руль артында йөри. Күп кенә питрәчлеләр кебек Ландыш та Питрәч РО РОСТО (ДОСААФ) ны тәмамлый, Казанда эшли. Мондый чарада беренче тапкыр катнаша.
- Әлбәттә, дулкынландым, - ди җиңүче, - һава шартлары да куркытып торды. Тик тамашачылар хуплавы һәм руль артындагы тәҗрибәм миңа җиңәргә ярдәм итте. Машина сөюче барлык хатын-кызларның да мондый бәйгеләрдә катнашуларын телим. Бу ышанычны арттыра, дәрт өсти.
Икенче урында Юлия Саферова, өченчедә - Гөлүсә Мөхетдинова һәм дүртенче призлы урында Екатерина Демидова.
Барлык җиңүчеләр дә оештыручыларның истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булды. Конкурста катнашучы һәркемгә дә роза чәчәкләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук кыйммәтле бүләкләргә (автонавигатор, авторегистратор һәм башка автомобиль кирәк-яраклары) аерым конкурста җиңүчеләр дә лаек булды. Бүләкләрне ЮХИДИ башлыгы вазыйфасын башкаручы Илдар Сафин һәм район башлыгы урынбасары Руслан Камалов тапшырды.
Ә Ландыш Канипова район данын бу атнада Казанда үтәчәк республика конкурсында яклаячак.
Рәсемдә (сулдан уңга): Гөлүсә Мөхетдинова, Ландыш Канипова, Юлия Саферова.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X