Питрәч ветеринария берләшмәсенә яңа автомобиль ачкычы тапшырылды
Җәмгыять

Питрәч ветеринария берләшмәсенә яңа автомобиль ачкычы тапшырылды

Казанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантана узды

Питрәч районы делегациясе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Республика аграрийлары белән бердәм мәйданчыкта урып-җыю кампаниясенә йомгаклар ясалды.

Фото: vk.ru/suleymanovofficial
Фото: vk.ru/suleymanovofficial

Бүләкләр һәм техника

Авыл хезмәтчәннәренә сәламләү сүзе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул авыл кешеләренең фидакарь хезмәтен билгеләп үтте, тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды, шул исәптән Питрәч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективына да.

Фото: vk.ru/suleymanovofficial
Фото: vk.ru/suleymanovofficial

Урып-җыю йомгаклары

Питрәч районы гомуми күрсәткечләргә үз өлешен кертте. Бөртекле культуралар 21 650 га мәйданда җыелган, 61 600 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 28,4 ц/га.23 мең тонна сенаж, 27 мең тонна силос һәм 6,5 мең тонна печән әзерләнгән.

Район башлыгы Рәис Сөләйманов билгеләп үткәнчә, бу механизаторларның, комбайнчыларның, агрономнарның, машина йөртүчеләрнең һәм АПКның барлык хезмәткәрләренең көндәлек хезмәт нәтиҗәсе. Район һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, кырларда һәм фермаларда эшләүчеләргә ул аерым рәхмәт белдерде.