Ул үзенең йөрәк җылысы белән кешеләр күңелендә якты эз калдырган
Раушания Юкачева — Татарстанның халык артисты, Күн авылында туып-үскән, кыюлыгы, театрга тугрылыгы һәм йөрәк җылысы белән кешеләр күңелендә якты эз калдырган шәхес турында әдәби очерк.
Раушания авырулары турында сөйләргә яратмый. Табиблар өметне өзәрдәй сүзләр әйткәндә дә, ул язмышын үз кулына ала. Йөрәгенә катлаулы операция кичергәндә аңа нибары унҗиде яшь була. Аннары хастаханәләрдә ятулар, тернәкләнү курслары, ә алда — билгесезлек, чикләүләр, һәр яңа таң өчен борчылу. Әмма ул үзен саклап, тыныч тыныч тормыш белән генә яшәргә күнегү урынына сәхнәне сайлый. Күп көч, рухи ныклык һәм һәр кичне башка берәүнең язмышын үзеңнеке итеп кичерә белүне таләп итә торган һөнәргә юл тота.
Раушания Татарстанның халык артисты, үз буынының яраткан актрисаларыннан берсе булып таныла. Гаилә кора, кыз бала тәрбияләп үстерә, тугры дуслар таба, җәмәгать һәм оештыру эшләрендә актив катнаша. Авыр югалту кичергәннән соң да яшәвен, эшләвен, елмаюын дәвам итә.
Бу — Күн авылындагы күп балалы гап-гади гаиләдә үскән, тормышның никадәр кадерле һәм шул ук вакытта нечкә булуын бик иртә аңлаган шәхес тарихы. Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә ул тормышны матурлаган һәр нәрсәне — мәхәббәтне, дуслыкны, туган йортны, балалар көлүен, театрны һәм якыннарың белән бергә булу бәхетен — аеруча кадерли белгәндер.
«Һәр гаиләдә биш-алты бала үскән авылда…»
Питрәч районының Күн авылы. 1959 елның 18 февралендә Хөснетдин Хафизовның зур һәм тату гаиләсендә Раушания исемле кыз дөньяга килә. Ул гаиләдә өченче бала була: үзеннән өлкән абыйсы һәм апасы, соңрак кечерәк сеңелләре туа. Өйдә балалар тавышы тынмый, эш гөрләп тора, шау-шулы уеннарга да, гаилә мәшәкатьләренә дә урын җитә.
Әнисе колхозда сыер сава, әтисе электр үткәрү эше белән шөгыльләнә. Гаиләдә татулык хөкем сөрә. Әти-әниләре бик мәрхәмәтле була, балаларын хезмәт сөяргә, бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерә. Ә тәрбиянең иң үтемле чарасы әниләренең тыныч кына: «Атагызга әйтәм» дигән сүзе була. Соңыннан Раушания апа искә алганча, бу сүзләр теләсә нинди шуклыкны туктатырга җитә.
Аның балачагы һәр авыл баласыныкы кебек уза: һәркем үз яшендә булдыра алганча хезмәттә, чишмә суы алып кайту да шул эшләрнең берсе. Бигрәк тә язын, кар әле эреп бетмәгән, җир йомшарып, юллар су һәм пычракка әйләнгән чакта, суга бару җиңел булмый. Раушания чишмәгә башкаларга караганда да ешрак йөри. Ул бигрәк тә чишмә суын яраткан әбиләргә ярдәм итәргә ашыга. Ул вакытта салкын су да, юеш җир дә, язгы җил дә әллә ни зур мәшәкать булып тоелмый. Аларның гомер буе озата барачак йөрәк чиренә сәбәп була алуын беркем күз алдына да китерми.
Гаиләдә барысы да таза, сәламәт булганда, Раушаниядә йөрәк авыртуы ачыклану чын тетрәнүгә әйләнә. Хастаханәләр, дәвалану, йөрәккә операция, тернәкләнү башлана. Башкалар өчен табигый һәм гадәти булган нәрсәләр Раушания өчен буй җитмәс хяылга да әйләнергә мөмкин була.
Аңа унҗиде яшь тулганда йөрәгенә операция ясыйлар. Әти-әнисенең киңәше белән укырга кергән Казан элемтә техникумындагы укуны вакытлыча туктатып торырга туры килә. Шул чакта аның күзе театр училищесына кабул итү турында игъланга төшә. Бәлки, нәкъ менә шул мизгелдә аның язмышында соңыннан аны белгән һәркем сокланып искә алачак эчке көч, рухи ныклык беренче тапкыр ачык чагылгандыр.
Раушания игъланны алып, Камал театры артисты, соңыннан Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган абыйсы Айдар Хафизов гаиләсенә юл тота. Аның хатыны - Фәридә җиңгәсе Раушаниягә имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итә. Ул вакытта Айдар абый гастрольләрдә була. Кайткач, кызның карарын ишеткәч, борчылуын яшерми:
— Артист булу җиңел эш түгел ул!
Ә ул, әлбәттә, нәрсә турында сөйләгәнен яхшы белә. Театр сәләт кенә түгел, гаять зур көч һәм түземлек тә таләп итә. Ә Раушаниягә, беренче карашка, иң элек үзен сакларга кирәк. Әмма кыз укырга кергәч, абыйсы аның тәвәккәллеген кыска гына, ләкин Раушания өчен бик кадерле сүз белән бәяли:
— Молодец!
Театр училищесында Раушаниягә остазлар белән бәхет елмая. Марсель Сәлимҗанов, Празат Исәнбәт, Дамир Сираҗиев, Равил Тумашев, Шәһсәнәм Асфандиярова — ул бу исемнәрне һәрвакыт аерым бер рәхмәт хисе белән искә ала. Алар аны һөнәргә генә түгел, сәхнәгә, сүзгә һәм кешегә хөрмәт белән карарга да өйрәтә.
Икенче курста аларның төркеменә хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Николай Юкачев кушыла. Зәңгәр күзле, сары чәчле кыз белән кара чәчле чибәр егет күпләр арасыннан бер-берсен таба. Алар арасындагы мөнәсәбәтләрдә артык сүзләрне, озын аңлатуларны таләп итми торган табигыйлек һәм бер-берсенә чын күңелдән ышану була.
Әмма Раушания башта куркып кала. Табибларның кисәтүләреннән соң аңа бәхеткә, тормыштагы гади шатлыкларга хакы юк кебек тоела. Гашыйк булырга, кияүгә чыгарга, бала табарга ярамый — ул чиренең чикләүләрен шулай кабул итә. Николай исә тормышка башкача карый. Ул куркуга аларның мөнәсәбәтләрендә төп урын алырга юл куймый. Раушания аңа ышана. Кайчакта бәхеткә таба беренче адымны ясар өчен кешегә барысы да яхшы булачак дигән вәгъдә түгел, ә янәшәдә ышанычлы кеше булу да җитә.
Театр — язмышка әверелгән сәхнә
Соңгы курста Раушания белән Николай өйләнешә. Училищены тәмамлагач, Николайны Камал театрында көтәләр, ә Раушаниягә урын булмый. Аларны Әлмәт театры бик шатланып кабул итә.
Шулай итеп, аларның уртак иҗат юлы башлана. Беренче рольләр, репетицияләр, зур сәхнәгә чыгу, театр дөньясы белән танышу — барысы да алда була. Әлмәттә аларның кызлары Светлана туа.
Раушаниянең йөклелеге табибларның даими күзәтүе астында уза. Бу вакытның күп өлешен ул хастаханәдә үткәрә. Ана булу аңа аеруча зур бәягә төшә, кызын кулына алганчы, бик күп борчуларны җиңәргә туры килә. Әмма Раушания ана булу хыялыннан баш тартмый. Светлана тугач, тормыш аның сайлаган юлының дөреслеген тагын бер кат раслый. Бала тапканнан соң бер ай узуга, яшь әни эшкә чыга. Әти-әниләре сәхнәдә уйнаганда, кызлары сәхнә артында үсә.
Бервакыт Әлмәткә гастрольләргә Камал театры килә. Марсель Сәлимҗанов яшь артистларны күреп, аларга Казанга кайтырга тәкъдим итә. 1983 елның октябреннән Раушаниянең иҗат биографиясендә яңа, гаять мөһим чор башлана. Ул Камал театрына кайта. Бу инде аның өчен гади эш урыны гына түгел, ә сәләте ачылган, үзе үскән, тормышка карашлары формалашкан киңлек була.
Аның Шәмсекамәр, Зөлфия, Зарима, Гайни, Гайшә, Тәмлетамак, Сәҗидә, Фирдәвес кебек героинялары бер-берсенә охшамаган. Һәркайсының үз тормышы, үз мәхәббәте, үз кайгысы, хаталары һәм өметләре бар. Раушания аларның һәрберсендә кеше күңеленә хас чалымнарны таба белә.
Ул «Авыл эте Акбай», «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Бичура», «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектакльләрендә уйный. Хезмәттәшләре аның табигыйлеген, эчке иреген, бер үк вакытта моңсу да, нәфис тә, үткен дә була белүен искә ала. Аның өчен сәхнә белән тормыш арасында киртә булмый. Бәлки, шуңа күрә аның героинялары шулкадәр тере һәм ышандырырлык килеп чыккандыр: ул авыртуның нәрсә икәнен белгән, дуслыкның көчен аңлаган кеше.
«Аларның бакчасыннан һәрвакыт гитара һәм көлү тавышы ишетелеп тора иде»
Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты:
— Мин Раушанияне беренче тапкыр театр Горький урамындагы бинада эшләгән чакта күрдем. Зәңгәр күзле, сап-сары чәчле, бик мөлаем кыз иде ул. Кайбер кешеләрнең сөйкемле сөяге бар диләр бит. Раушания шундый иде. «Бу нинди кыз икән?» — дип сорштык. Аның Айдар Хафизовның энесенең кызы икәнен белдек. Театр училищесында укыганда, театрда ут куючыларга ярдәмче булып эшләвен сөйләделәр. Ул чакта ук үзенең сөйкемлелеге белән игътибарны җәлеп итә иде.
Раушания гаиләсе белән Әлмәттән кайтып, безнең театрда эшли башлагач, тагын да якынайдык. Моңа күршеләр булып яшәвебез дә сәбәпче булды: бакчаларыбыз да янәшә иде. Соңрак Ринат Закиров аны шәһәр филармониясенә үзенең урынбасары итеп чакыргач, тагын да ешрак аралаша башладык.
Раушаниянең бер үзенчәлеге бар иде: ул беркайчан да баш кагып кына исәнләшеп китмәде. Һәрвакыт чын күңелдән сәламли, хәлләребезне сораша иде. Кешенең кәефе аз гына төшкәнен дә шундук сизеп ала һәм ярдәмгә ашыга иде.
Николай белән икесе дә киң күңелле, гаҗәеп кунакчыл кешеләр иде. Аларның өенә кемнәр генә килмәде, кемнәр генә яшәмәде! Бакчада берәр бәйрәм оештырсалар, капкалары һәркем өчен ачык булды. Алар аралашырга, кунаклар җыярга, һәркем үзен иркен һәм кирәкле итеп хис итә торган мохит тудыра беләләр иде. Коля гитарада бик матур уйный иде. Аларның бакчасында һәрвакыт гитара тавышы, Раушаниянең челтерәп көлүе ишетелде. Бик кыска гомерләрендә алар тормышның тәмен, аның матурлыгын тоеп яши белделәр.
Раушания берьюлы ун эш эшли торган кеше иде. Артистка, директор урынбасары, әни, хатын — барысына да өлгерде. Аның авыруын без хәтта белмәдек тә. Ул беркайчан да зарланмады. Артист хезмәте болай да җиңел түгел. Образ тудыру эше сәхнәдә генә бармый: роль синең белән өйгә кайта, көчеңне, хисләреңне, рухи куәтеңне таләп итә. Шул ук вакытта Раушания искиткеч актриса булып калды, Актерлар йортын да җитәкләде. Ул хатын-кыз булып та, кыска гына гомере эчендә хәтта, кайбер ирләр туксанга җитсәләр дә, җитешә алмаслык күп эш башкарды.
Матур парларны читтән караганда, аларга бәхет үзеннән үзе күктән төшкән кебек тоелырга мөмкин. Әмма бу гармония артында башкаларга күренмәгән күпьеллык уртак хезмәт, бер-береңне аңлау, сабырлык һәм кайгырту ята.
Раушания белән Николай бергә егерме тугыз ел гомер кичерәләр.
«Без инде бер-беребезне сүзсез дә аңлый торган дәрәҗәгә җиткән идек», — дип сөйли Раушания апа.
Бу сүзләрдә тулы бер мәхәббәт тарихы ята. Аннары тормышта алдан әзерләнеп булмый торган фаҗига килеп чыга. Николай Юкачев каты авырудан соң, илле ике яшендә вафат була. Алар еллар буе бергә төзегән дөнья кинәт бушап кала. Көндәлек тормышта таянычы, бер-берсен сүзсез аңлаган иң якын кешесе мәңгелеккә китеп бара.
«Аннан соң миңа яңадан яшәргә өйрәнергә туры килде», — дип таный Раушания.
Мондый югалту кичергән кеше генә бу сүзләр артында күпме батырлык ятканын аңлыйдыр. Кайчандыр яшь кыз чагында, куркуларга һәм чикләүләргә карамастан, үзе сайлаган театр яңадан аның зур таянычына әверелә. Ул Раушаниягә үз эченә бикләнеп калырга ирек бирми, кешеләр янына чыгарга, башкаларның язмышларын сәхнәдә кичерергә һәм үз тормышы өчен дә көч табарга ярдәм итә.
Раушания уйнавын, оештыру эшләрен башкаруын, хезмәттәшләренә ярдәм итүен дәвам итә. Театр эшлеклеләре берлегенең рәис урынбасары, М. Сәлимҗанов исемендәге Казан Актерлар йорты директоры булып эшли. Бу вакытта инде аның җитәкчелек тәҗрибәсе дә була, ә иң мөһиме — кешеләрне аңлый, тыңлый һәм уртак максат тирәсенә туплый белү сәләте зур.
«Ул безнең командирыбыз иде»
Люция Хәмитова, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты:
— Раушания миңа бертуган апам кебек якын. Театр училищесы бусагасын беренче тапкыр атлап кергән әле бик яшь кыз чагымда ук аларның гаиләсе мине үз канаты астына алды. Өйләренә, бакчаларына еш бара идем. Алар гаҗәеп ачык күңелле, якты җанлы, ярдәмчел кешеләр иде. Бу сыйфатларына әле дә ихластан сокланам.
Раушания бик көчле рухлы, пөхтә, төгәл кеше иде. Аның бар нәрсәсе контрольдә иде. Без бер-беребез өчен чын күңелдән борчыла идек. Бәлки, шуңа күрә ул үзенең авыруын бездән яшерергә тырышкандыр. Ул безне үзе өчен борчылудан да саклап яшәде.
Раушания безнең командирыбыз иде. Ул мактый да, кирәк урында ачуланып та ташлый иде. Әмма аның катгыйлыгы артында һәрвакыт кайгырту ятты.
«Без өч бертуган апа-сеңел кебек яшәдек»
Әфият Шакирова, Татарстанның халык артисты:
— Раушанияләр курсы училищега 1977 елда укырга керде, без — 1979 елда. Аларның курсы зур, шау-шулы иде. Ул елларда югары курс студентлары кечерәкләрне үз канатлары астына ала иде: мөстәкыйль һәм иҗади эшләрне ничек башкаруыбыз белән кызыксыналар, киңәш бирәләр, ярдәм итәләр. Укып йөргән чакта ук Раушания белән Николай бер-берсенә шулкадәр охшаган кешеләр иде. Икесе дә киң күңелле, ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Бай яшәмәсәләр дә, табыннар кора, кунаклар җыя иделәр. Алар өчен гел кешеләр арасында булу, өйләрендә кунаклар булу, кемгәдер ярдәм итү бик табигый эш иде.
Бер тапкыр без театр белән гастрольләргә Әлмәткә бардык. Бер-беребезне бик нык сагынган идек. Очрашуыбыз искиткеч җылы булды. Шуннан соң алар 1983 елда Камал театрына кайткач, без Раушания белән бер грим бүлмәсенә урнаштык. 1987 елдан безгә Люция килеп кушылды. Шуннан бирле өч бертуган апа-сеңел кебек яшәдек.
Раушания беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмәде, һәрвакыт үзен кулда тотты. Хатын-кызлар арасында чын дуслык буламы, көнләшү, сәхнә аңа комачауламыймы, дип сораучылар бар. Безнең тормышта эш беркайчан да дуслыкка киртә булмады. Бер-беребез өчен ихластан сөенә, кирәк чакта ярдәм итә һәм тәнкыйтьне кабул итә белдек. Раушания бик көчле кеше иде. Ниндидер чикләүләргә, табибларның кисәтүләренә карамастан, яраткан эшен ташламады, бала табу мөмкин түгел дип әйтсәләр дә, ана булды, матур гаилә корды.
Сүнмәс нур
Бүген Раушания Юкачева аны яраткан, аның белән бергә эшләгән, шатлыкларын һәм борчуларын уртаклашкан кешеләр янында юк инде. Әмма кеше үзе киткәч тә аның турындагы хәтер югалмый. Ул аны искә алучыларның тавышларында, буыннан-буынга сөйләнгән хатирәләрдә, еллар узгач та кинәт күңелгә килгән гадәтләрдә һәм сүзләрдә яшәвен дәвам итә.
Һәр җәйне дуслары аның каберен зиярәт кылырга килә. Раушанияне искә алалар, аның турында сөйләшәләр, бергә кичергән тормышларыннан хатирәләр белән уртаклашалар. Ул аларның төшләренә дә керә — һәрвакыт матур булып. Елмаеп.
Бу очерк Питрәч районы тарихында эз калдырган шәхесләр турында сөйли торган «Синең эзләреңне саклаган» туган якны өйрәнү проекты кысаларында әзерләнде.
Әлеге очеркның нигезен тәшкил иткән кадерле истәлекләре белән уртаклашкан өчен Раушания Юкачеваның якыннарына, хезмәттәшләренә һәм дусларына рәхмәт белдерәбез.