Манежның яшел кырына сигез команда чыкты

«Форвард» футбол манежында подполковник Руслан Шиһабетдинов истәлегенә багышланган 2013-2014 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир узды.
Ярышларда Русланның әтисе Гыйльман Шиһабетдинов, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары катнашты.
Манежның яшел кырына сигез команда чыкты: «Алгоритм» (Көек), «Легион» (Шәле), «Ракета» (Иске Шигали), «Виктория», «Виктория-16», «Пестрецы-1» (барысы да Питрәчтән), «Ирбис» һәм «Альянс» (икесе дә Ленино-Кокушкинодан). Командалар ике төркемдә уйнадылар, ә 1 нче һәм 2 нче урыннарны алучылар соңыннан ярымфиналда финалга чыгу өчен көрәштеләр.
«Альянс» «Легион»ны – 2:0, «Алгоритм» «Пестрецы-1»не – 3:0 исәбе белән отты. Өченче урын өчен уенда «Легион» «Пестрецы-1»не 4:1 исәбе белән җиңде. Финалда «Альянс» «Алгоритм»ны 3:2 исәбе белән җиңде (пенальти буенча) һәм турнирның җиңүчесе булды.