Спорт

Питрәч хоккейчылары ремонтланган боз сараенда беренче матчларын уздырды

«Пестрецы-2013» командасы Түбән Камадан яшьтәшләрен кабул итте

Фото: © Илшат Гайсаров
Фото: © Илшат Гайсаров

Питрәч хоккейчылары үз бозларына кайттылар. Яңартылган «Питрәч-Арена» боз сараенда ремонттан соң беренче рәсми матчлар узды. 

Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында «А» төркемендә «Пестрецы-2013» командасы (тренерлары Александр Евграфов һәм Константин Игнатьев) Түбән Камадан яшьтәшләрен – «Нефтехимик» командасын кабул итте. 

Ике уен да мавыктыргыч һәм киеренке узды. Беренче көнне безнең команда 4:3 исәбе белән җиңү яулады (алкаларны бездә Данила Луньков, Максим Поляков, Кәрим Низаметдинов һәм Айзат Сәйфуллин кертте). 

Икенче көнне кунаклар реванш алдылар һәм шундый ук исәп белән җиңделәр – 4:3 (голлар Мәгъсүт Хаҗипов, Наил Мифтахов һәм Айзат Сәйфуллин исәбендә). 

Шулай итеп, командалар очколарны бүлештеләр.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше