«Старое Шигалеево» волейболчылары дүртенче турдан соң алда бара
Спорт

«Старое Шигалеево» волейболчылары дүртенче турдан соң алда бара

Икенче урында – «Богородское».

Илшат Гайсаров фотосы

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының дүртенче тур уеннары узды. 

Барлык өч уен да бик киеренке узды, шуларның икесе тай-брейкта тәмамланды – командаларга барлык биш партияне дә уйнарга туры килде. 

«Дружба» командасы (Питрәч) «Кобяково»ны 3:2 исәбе белән җиңде. «Кулаево» һәм «Старое Шигалеево» командалары арасындагы уен да шундый ук исәп белән тәмамланды – монда шигалилеләр үз исәбенә ике очко кертеп, 3:2 исәбе белән җиңделәр. «Богородское» һәм «Легион» (Шәле) уйнаган өченче матч та тай-брейкка якын иде. Дүртенче партия богородскилылар файдасына 28:26 исәбе белән тәмамланды, һәм гомуми җиңү аларда – 3:1. Шул рәвешле, соңгы биш ел чемпионы «Легион» өченче уенны рәттән оттырды. 

Дүрт турдан соң алда – «Старое Шигалеево» – 9 очко, икенче урында – «Богородское» – 8, өченчедә – «Дружба» – 7 очко, дүртенчедә – «Кобяково» – 7, бишенчедә – «Юниор» (Шәле) – 3, алтынчыда – «Легион» – 1, җиденчедә – «Кулаево» – 1.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше