Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Битараф калмавыгыз өчен рәхмәт”

    Кешеләр авыр вакытта кайчагында ашыгыч медицина ярдәменә генә мохтаҗ түгел. Ашыгыч ярдәм еш кына җанны дәвалау өчен дә кирәк булырга мөмкин, кайберәүләр гади игътибарга яки бер яхшы сүзгә дә мохтаҗ.

    Кайвакытта безнең газетага нәкъ менә шул бер җылы сүзне ишетергә теләп кенә дә мөрәҗәгать итәләр. Хат язучылар үз зарларын сөйләгәннән соң "Мин сездән җавап көтмим" дип тә язып куялар хәтта. Ә кайбер вакытта озак итеп хат алышу башлана, күтәрелгән проблеманың яңа нюанслары ачыклана, яисә безгә рәхмәт сүзләре әйтелә. Шундый эчтәлектәге хатны без Янсуар авылыннан алдык.

    Газетабызның узган номерларының берсендә без Янсуар авылыннан Наталья Әхмәрованың бөтен авыл халкы исеменнән язган хатын бастырган идек. Наталья Викторовна безгә транспорт белән бәйле проблемалар турында язган иде. Авылдан китү дә, кире әйләнеп кайту да бүгенге көндә - техника бик алга киткән заманда да, хәл ителмәгән бер авыр мәсьәлә булып кала икән.

    "Безнең хатны кыскартылган вариантта гына булса да, бастырып чыгаруыгыз өчен рәхмәт. Сез әле безнең мәсьәлә турында районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Кирилл Батыгин белән дә киңәшләшкәнсез. Бу, безнең сорауга битараф калмагансыз, дигән сүз, моның өчен сезгә бик зур рәхмәт әйтәсебез килә. Хәзер без официаль хат белән кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген беләбез,"- дип яза безгә Наталья Викторовна.

    Без исә, үз чиратыбызда, проблема уңай хәл ителер, дип ышанабыз.

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әгәр дә сорауларыгыз һәм тәкъдимнәрегез булса, безгә хатлар языгыз. Без аларга җавап табарга тырышырбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: