Битлекне салырга ашыкмагыз
Пассажирлар һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләр үзләре белән шәхси саклану чаралары йөртәме һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тормышның яңа кагыйдәләрен бозучыларны тотса, нәрсә була? Әлеге сорауларга җавап безнең материалда.
Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, ЮХИДИ хезмәткәрләре Питрәч районында җәмәгать һәм шәһәрара транспорт йөртүчеләрен һәм пассажирларын тикшерә. Иң мөһиме, һәркем дә битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш.
Шундый рейдларның берсен «Царево» торак комплексында үткәрделәр. Нәтиҗәдә, бер сәгать эчендә такси һәм автобус йөртүчеләргә ике административ беркетмә төзелә. Алар икесе дә битлексез була.
- Мин битлек киеп йөрмим. Алар зыян гына китерә дип уйлыйм. Ә перчаткалар киеп йөри алмыйм, чөнки миңа аллергия чыга, - дип ризасызлык белдерде хокук бозучыларның берсе. Бу очраклар судта каралачак.
Шулай да, нигездә, барлык машина йөртүчеләр дә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтиләр диярлек.
- Барысының да маршруткага шәхси саклану чараларыннан керүен сорыйм. Бу саклык чараларына үзем аңлап карыйм: кирәк икән, димәк, шулай эшлибез, - диде автобус йөртүчеләрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа