Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу көннәрдә Шәле авылы урамнарына светодиод яктырткычлар урнаштыралар.

Авыл җирлеге башлыгы И.Р.Әхмәтҗанов билгеләп үтүенчә, бу эш үзара салым средстволары хисабына тормышка ашырыла.

Халыктан бары 289 мең сум акча җыелган, әмма бу сумма 1 миллион булыр дип фаразланган булган. Авыл халкының үзара салым җыюга аңлап карамаулары, бик кызганыч. Һәр кеше дә акча тапшырмаган. Шуңа да карамастан, җыелган кадәр акчалар хисабына барлык урамнарга да яктырткычлар куелачак.

Ут куючы егетләр сүзләренә караганда, бу юнәлештә тагын ике-өч урамда гына эш башкарасы калган.

Без, авыл халкы моңа сөенеп туя алмыйбыз, Шәле урамнарын яктырту эшендә катнашучы һәр кешегә чиксез рәхмәтлебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса