25 февральдә, сишәмбе көнне, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Сергей Старостин гражданнар кабул итәчәк. Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт. Теләүчеләргә алдан 8(843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка килергә кирәк.