Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү паркы күзгә күренеп үзгәрә

Бу көннәрдә авыл үзәгенең үзгәреш кичерүен һәммәбез дә күреп торабыз. Җиңү паркында реконструкция эшләре актив темплар белән алып барыла. Питрәчнең нәкъ үзәгендә техника тавышы яңгырап тора, кешеләр эш белән мәшгуль. Нигездә болар ирекле ярдәмчеләр: "Форпост", "Бердәм Россия" Яшьләр гвардиясе", "Яшьләр аграр берләшмәсе" әгъзалары һәм башкалар.


Исегезгә төшерәбез, узган ел ахырында паркны реконструкцияләү идеясе килеп туган иде. Район җитәкчеләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, геройлар һәйкәлен яңартырга дигән карарга килгәннәр иде. Моның өчен районда иң яхшы вариантка интернет-тавыш бирү үткәрелде. Планнарны билгеләгәч, эшкә керештеләр.
Паркны яңарту апрель аенда ук башланган иде: карт агачлар киселде, территория чистартылды. Хәзерге вакытта мәйданчыкның үзәк өлешенә юл салына, берничә куак һәм чыршы күчереп утыртылды, танкны урнаштыру урыны әзерләнде. Демилитаризацияләнгән танк Т-80 мемориаль комплексы композициясенең бер өлешен тәшкил итәчәк. Советлар Союзы Геройлары бюстлары һәм һәлак булганнар исемнәре язылган стела яңартылачак, тылда эшләүчеләр исемнәре уеп язылган плитә куелачак.
Көннәр матур торганда брусчатка куярга, агачлар утыртып, газон җәяргә кирәк. Колонналар һәм чүкеп ясалган элементлар өчен нигез әзерләнде инде. Металл конструкцияләрне эретеп ябыштыру соңрак эшләнәчәк, әлеге эшләр һава шартларына бәйле түгел.
Шулай ук иске зират мәйданчыгы территориясе дә төзекләндерелә. Паркның әлеге өлешендә яшел үсентеләр булачак. Төп архитектура элементлары, ротонда, скульптура территориянең үзәгендә урнаштырылачак.
Барлык эшләрне дә җирле халык башкара. Подрядчылар яллап тормаганнар, чөнки җыелган средстволар чикле, башкарасы эшләр шактый әле. Укучылар һәм эшче яшьләрне әлеге эшләргә җәлеп итәргә тырышабыз. Үз куллары белән эшләгәч, алар да сакчыл караячак бит. Егетләр һәм кызлар Җиңү паркына яшь агачлар утырта, киләчәктә аларны тәрбияләп торачаклар. Алар мөһим эштә дә катнашалар - үз ватандашларының батырлыклары, ата-бабаларыбызның Бөек Җиңүе турында истәлекләрне саклыйлар. Патриотик тәрбия яшьләрдә гражданлык позициясен формалаштыруда мөһим роль уйный.
Территорияне яшелләндерүгә аерым бер көн бирелде. Район үзәге мәктәпләре укытучылар һәм укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, район хакимияте, спорт мәктәбе, яшьләр оешмалары вәкилләре эштә актив катнашты. Шактый эш башкарылды - яшел үсентеләр утырту өчен җир тигезләтелгән. Әлеге үсентеләрне кем карап, тәрбияләп торачак дигән сорауга беренче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары бер тавыштан үзләренең чисталык һәм тәртип саклаячакларын әйттеләр. Монда Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәле бар бит. Аларның батырлыгын без беркайчан да онытмаячакбыз. Бу аларга хөрмәт һәм хәтер билгесе.
Уртак көч белән Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын яңартылган Паркта каршылаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса