Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Иң яхшы почтальоннарны эзлиләр

    Бүгенге электрон почта һәм интернет үсеш алган чорда почтальон эшенә ихтыяҗ юк сыман.

    Әмма кайбер кешеләр элеккеге традицияләренә тугры калып, газета-журналларга язылуларын дәвам итәләр. Алар, элеккечә, хат ташучыны түземсезлек белән көтеп ала, алар килүенә шатлана. Газета-журналларга язылу кампаниясе эшен активлаштыру һәм үз эшләренә тугры һөнәр ияләрен хуплау өчен "Татмедиа" АҖ почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс игълан итте.
    Почта бүлекчәләрендә иртәдән кичкә кадәр эш кайный. Почта хезмәткәрләре бик аз хезмәт хакы алуларына да карамастан, үз эшләрен көчләреннән килгәнчә җаваплы башкарырга тырышалар. Аларның төп вазыйфасы вакытлы матбугат басмаларын һәм төрле юлламаларны халыкка җиткерү. Әмма, моннан тыш, аларга газета- журналларга яздыру, коммуналь түләүләр кабул итү, акчалата түләүләрне тарату һәм башкалар керә. Хат ташучыларның эшләре җиңелләрдән түгел. Барлык корреспонденцияне һәр йортка һәм оешмага вакытында таратып җиткерү өчен аларга иртә таңнан торырга, һава шартлары нинди булуга карамастан, бик күп юл узарга туры килә.
    Иң яхшы почтальон конкурсы һәр ярты ел саен үткәрелә. Бу юлы ул 1 апрельдән 30 июньгә кадәр уза. Конкурсның беренче этабында газета-журналларга яздыру кампаниясендә яхшы эшләгән һәм әбүнә абонентларны арттыруны тәэмин иткән почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре катнаша. Шулар арасыннан конкурс комиссиясе биш номинациядә җиңүчене ачыклый: "И яхшы шәһәр почтальоны", "Иң яхшы кече шәһәрләр почтальоны", "Иң яхшы авыл почтальоны", "И яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: