Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге күңелле билгесез ир-ат чишмәне тәртикә китергән һәм бу гамәле белән башкаларга үрнәк күрсәтте

Чишмәләрне саклагыз!

Краннан ага торган су бик каты һәм эчәргә яраксыз. Шуңа күрә күпләр суны чишмәдән алып кайта. Безнең районда чишмәләр аз түгел, бигрәк тә халык арасында «Шомырт» популяр. Ул Шәле авылы янында урнашкан (М7 юлыннан Саескан Тавына таба борылганда). Анна Ильина анда еш бара, ул  безгә үзенең күптән түгел генә чишмәгә баруы, анда  изге эш шаһите булуы турында сөйләде.

 

Бу чишмә ничек барлыкка килгән соң? Бу чишмәне юлчылар очраклы рәвештә табып алган, дип сөйлиләр. Аны җирле халык белән бергә төзекләндергәннәр. Биредә һәрвакыт кеше күп. Бу урында еш кына чиста чишмә суы алу өчен автомобильчеләр туктала. Аны бер тапкыр татып карагач, алар бирегә кабаттан киләләлр икән, чөнки әлеге чишмәнең су бик йомшак һәм тәмле.
- Районның башка чишмәләре белән чагыштырганда, "Шомырт" иң уңайлы чишмәләрнең берсе, - дип саный Питрәчтә яшәүче Анна Ильина. - Без һәр шимбә саен диярлек бирегә суга киләбез. Узган яллар да искәрмә булмады. Әмма  әлеге чишмә янында бик күп чүп-чар күргәч, кәефебез кырылды. Юл читендә капчыклар тора иде, кемдер җыештырган күрәсең, әмма, әйләнә-тирәдә барыбер шешәләр, салфеткалар аунап ята иде. Бу күренеш мине бик нык гаҗәпләндерде. Мин  чишмәләрне изге урын дип саныйм. Өстәвенә, бу чишмә янында  дини символ да урнаштырылган. Ничек инде шундый изге урынны пычратырга була? – дип моң-зарын җиткерде әңгәмәдәшем.
Шулай ук монда уңай күренешкә дә тап була Анна. Ул чишмә өе  эчендә пөхтә, матур итеп киенгән бер  ир-атның идән юганын күрүе  турында сөйләде. Билгесез бу кеше  үзлегеннән чишмә территориясен  җыештырырга,  тәртипкә китерергә булган, күрәсең.

- Мин югалып калдым,  хәтта аңа  рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем. Ул  тиз генә эшен  тәмамлады да, машинага утырып китеп тә барды. Аңа бик зур рәхмәт.  Ходай Тәгалә аңа бу изге эше өчен саулык-сәламәтлек бирсен. Ул үзенең шушы изге гамәле белән һәркемгә үрнәк күрсәтте!
Үзебез, балаларыбыз һәм киләчәк буыннар өчен табигый чыганакны саклау, бу безнең изге бурычыбыз бит. Зинһар, үзегездән соң чүп-чар ташлап калдырмагыз, бу урынны саклагыз, - дип мөрәҗәгать итә Анна Ильина.


Бу чишмәнең тәмле суын бик күпләр эчә. Әлеге изге урынны чиста-төзек тотуны бурычлары итеп саный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X