Күңеле дә ап-ак, эшләре дә

Әминә апа Габдуллинаны Питрәч төбәгебездә белмәгән кеше сирәктер. Апакай авылында яшәүче мөхтәрәм затка шушы көннәрдә 85 яшь тулды.
Гомере буе халыкны мәдәни-агарту белән шөгыльләнгән Әминә апа пенсиягә чыкканнан соң да гомерен бушка уздырмый. Төбәгебездә беренчеләрдән булып халыкка дин дәресләре бирә башлый ул. Апакай мәчетендә башлап бәйрәмнәр оештырып йөрүче дә ул була. Гомерен халыкка хезмәткә багышлаган ханым бар эшне дә үзе башлап йөри. Инде тугызынчы дистәсен вакласа да, бүген дә бар максаты - кешеләргә яхшылык, иман, мәгърифәт нуры өләшү.
Язмыш Әминә апаны төрлечә сыный. Чистай төбәге Мөслим авылында туып-үскән кыз Мәгъсүм исемле егеткә яратып кияүгә чыга. Ләкин аларның бәхетле тормышлары кыска гомерле була. Биш кенә ел бергә торып кала алар. Мәгъсүм комбайн астында калып һәлак була. Әминә ике бала белән тол кала. Башка кияүгә чыкмый ул, әнисенең киңәшен тота. Балаларын да ятим итәсе килми. Бар тормышын эшкә багышлый. Әти-әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата. Алар үлгәннән соң туган авылында каласы килми, йорт-җир дә искергән. Апакай авылындагы кошчылык фабрикасы клубына мөдир кирәк, фатир да бирәселәр икән, дигән хәбәрне ишетә дә тәвәккәлләп юлга кузгала. Авылның ярты халкы рус милләтеннән булгач, аларны да клубка җәлеп итәр өчен чеп-чи татар хатынына рус вокаль ансамбле дә оештырырга туры килә. Эшен шулкадәр бирелеп, җиренә җиткереп башкара, аны лаеклы ялга чыгар вакыт җитсә дә, аны җибәрмиләр, җиденче дистәсендә генә лаеклы ялга чыга ул. Фабрика аңа бер бүлмәле фатир бирә. Казанга якын яшәүнең уңайлыклары күп була. Ике баласы да югары белем ала, гаилә кора. Олы улы гына 58 яшендә йөрәк өянәгеннән үлеп китә.
Әминә апа бүген кызы Роза, кияве Рөстәм тәрбиясендә яши. Аларның да дин юлында булуларына сөенеп бетә алмый. Һәр иртәсен балаларына, оныкларына, авылдашларына, якыннарына исәнлек, иминлек теләп башлый ул. Ак әбинең теләкләре дә кабул килә тора. Балалары аның фатихасы белән матур гына яшәп яталар.
85 яшен тутырган көннәрдә аны тәбрик итүчеләр күп була Питрәч төбәге башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, Апакай мәхәлләсе имам-хатибы Галимҗан хәзрәт, Питрәч мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт, Халидә абыстай барысы да абыстайны зурлап тәбрик итә. Әминә апа аларга рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый.
Без Әминә абыстай янына килгән көнне аны тәбрик итәргә дип Питрәч төбәгенең элекке мөхтәсибе, бүгенге көндә Усак бистәсе имам-хатыйбы Вәгыйзь хәзрәт Мөхәммәтгата килгән иде. Ул Әминә абыстайны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, иңнәренә ап-ак шәл салды.
Без Әминә ханымга тагын озак елларга җитәрлек саулык-сәламәтлек телибез. Халкыбызга, яшь буынга иман нуры өләшеп, тугры юлга чакырып яшәүче Әминә абыстай кебекләр күп булсын иде. Әминә апаның гомере бушка узмаган. Аллага шөкер, аның юлын дәвам итүче балалары, оныклары бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.13200
-
29 июнь 2022 - 12:05Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Питрәчнең эшләүче яшьләрен бүләкләделәр Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:12900
-
29 июнь 2022 - 11:22Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.14900
-
29 июнь 2022 - 09:52Питрәч районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.16300
-
29 июнь 2022 - 09:12«Без бергә бәхетле» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 6 гаилә пары катнаша.17100
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
29 июнь 2022 - 13:44«Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.13200
-
29 июнь 2022 - 12:05Бөтенроссия Яшьләр көне уңаеннан Питрәчнең эшләүче яшьләрен бүләкләделәр Дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт хатлары тапшырылды:12900
-
29 июнь 2022 - 11:22Питрәч үзәгендә Советская урамы, 27 адресы буенча урнашкан йорт ремонтланачак Бу йортта яшәүчеләр яңгырлардан һәм кар эрегәннән соң түбәдән су агуына зарланган иде. Билгеләп үтик, ул мансардлы.14900
-
29 июнь 2022 - 09:52Питрәч районы кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны буенча лидерлар арасында Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.16300
-
29 июнь 2022 - 09:12«Без бергә бәхетле» фотоконкурсында тавыш бирү бара Анда Питрәч районыннан 6 гаилә пары катнаша.17100
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгызТуган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**151900
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215200
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**325100
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228300
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган171300
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166900
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика