Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • КОТЛАУ

    Хөрмәтле райондашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.

    1992 елның 6 ноябре яңа тарихта иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Татарстан Республикасы Конституциясе - төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул.Тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп өлкәләрдә республикабыз, шул исәптән, районыбыз ирешкән уңышлар республиканың Төп Канунында беркетелгән тотрыклы икътисадый һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.

    Татарстанның һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп, республикабыз, тулаем алганда, төрле социаль-сәяси процессларда актив катнаша. Бу безнең сәяси тормышыбызда тотрыклылыкны саклый. Социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне арттыру курсы, димәк, эзлекле төстә гамәлгә аша дигән сүз.

    Хөрмәтле райондашлар, сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм шат күңелле булуыгызны телим.

    Бәйрәм белән сезне, кадерле якташлар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: