Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучысы үзенчәлекле кар машинасы уйлап тапкан

Шәле авылыннан унберенче сыйныф укучысы Мөхәммәтзәкәрия Батыршин “21 гасыр кулибиннары” республика яшь уйлап табучылар олимпиадасында җиңү яулады.

2020 елда алар укытучылары белән бергә снегокат-велошаг төзегәннәр. Бу үзенчәлекле кар машинасы, анда велосипед педальләре белән йөрергә мөмкин. Аны алар технология буенча олимпиада өчен өч ай буе эшләгән һәм республика этабында призерлар булдылар. Быел үзләре уйлап тапкан җайланмаларын “21 гасыр кулибиннары” конкурсында тәкъдим итәргә карар иткәннәр һәм “Хезмәт күрсәтү һәм ял итү өлкәсе” номинациясендә җиңүчеләр булдылар.      

– Технология укытучысы Алмаз Мөхетдинов ярдәмендә мин уйлап табу эшчәнлегенә тартылдым. Җиденче сыйныфтан ук без аның белән төрле олимпиадаларда катнашабыз һәм үз проектларыбызны тәкъдим итәбез, – дип сөйләде егет.

Республика конкурсында якынча 400 кеше катнашты, шуларның 105е финалга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса