“Мин бишлегә генә укырга тырышачакмын”
Әле кичә генә бу малай һәм кызлар балалар бакчаларында уйнап йөриләр иде. Ә инде берничә көннән аларга беренче тапкыр укучы буларак мәктәп бусагасын атлап керергә туры киләчәк. Ләкин беренче сентябрьгә әзерләнергә кирәк бит! Бу көнгә бер сабыйның да мәктәп кирәк-яракларсыз калмауларын "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" хәйрия акциясендә катнашучылар кайгырта.
Питрәчтә республика хәйрия акциясен инде тугызынчы ел хуплыйлар. Анда катнашучылар район үзәгендә, шулай ук районның ерак авылларында яшәүчеләр. Аларның күбесе балалар шәһәрчегенә бүләкләр тапшыру тантанасына килде. Мәсәлән, Зилә Сафина әнисе Ләйлә белән Чытыдан килгән. Сүз уңаеннан, бу елда Зилә Чытыда - бердәнбер беренче сыйныф укучысы.
- Мин тизрәк мәктәпкә барырга телим! Ә яхшы уку өчен миңа рюкзак, дәфтәрләр һәм башка кирәк-яраклар кирәк, - ди кыз. - Мин аларны сакларга тырышачакмын.
- Әйе, мондый бүләк безгә бик кирәк, - дип өсти әнисе Ләйлә. - Булышканнарга бик зур рәхмәт. Чөнки хәзерге вакытта балага мәктәп кирәк-яракларын алып бетерү җиңел түгел.
Сүз уңаеннан, бу елда республика хәйрия акциясе кысаларында, канцелярия товарлары тутырылган рюкзакны ике йөздән артык укучы алды. Болар - аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләдән булган, тормышта авыр хәлдә калган балалар. Аларның яртысыннан азрагы бу көздә беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырачак.
Питрәчлеләргә сәламләү сүзләре белән район башлыгы Эдуард Дияров мөрәҗәгать итте:
- Бик тиздән без Белем көнен бәйрәм итәчәкбез, һәм сезнең тормышта яңа чор - мәктәп еллары башланачак. Безнең районда илебез, республикабыз җитәкчелеге ярдәмендә барлык мәктәпләрдә дә яхшы заманча шартлар тудырылуы бик сөендерә. Сезгә сыйныф бүлмәләрегездә уңайлы, ә дәресләрдә - кызык булсын, - дип теләде ул.
Беренче сыйныф укучыларына бәйрәм кунагы - ТР буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе - Татарстанның төп дәүләт санитар табибы Марина Патяшина да берничә җылы сүз әйтте:
- Барыгызга да уңышлар, ә ата-аналарга балаларына ярдәм итүләрен, балаларның үзләренә - кызыклы ачышлар, яңа җиңүләр яулауларын телим.
Теләкләргә ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкат Кантюков ярдәмчесе Гүзәлия Минкина да кушылды:
- Мин беләм, сезнең барыгызның да мәктәпкә барасыгыз килә. Көндәлекләрдә бары тик яхшы билгеләр генә булсын!
Бу елда "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясенә районның күп кенә оешмалары кушылды. Аларга ата-аналар исеменнән Гөлнур Мөхәммәтшина рәхмәт сүзе белән мөрәҗәгать итте:
- Мондый булышлык өчен сезгә бик зур рәхмәт! Игелекле эшләр игътибарсыз калмыйлар. Алар сезгә изгелек булып әйләнеп кайтсыннар.
Сүз уңаеннан, балаларның үзләренә бүләкләр бик ошады:
- Рюкзак бик матур, миңа шундый ошый, - ди кечкенә Егор Архипов, үзенең супергерой төшерелгән зәңгәр төстәге портфелен кочаклап. - Аның белән өйгә бары тик "бишлеләр" генә алып кайтырга тырышачакмын!
Зуррак балалар, тантаналы чарага килә алмаганнар рюкзакларын яшәү урыны буенча алдылар.
Бу елда хәйрия акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзакларны Питрәчнең 242 укучысы алды, аларның 89ы - булачак беренче сыйныф укучылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа