Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Мәүлид бәйрәме мөбарәк булсын

    Әлһәмдү лилләһи Раббил галәмин.

    Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, мөхтәрәм җәмәгать!

    23 декабрьдә Мәүлид көне. Башкача әйткәндә, Мөхәммәд (с.г.вәс.)нең туган көне. Бу көндә хөрмәт күрсәткән кеше пәйгамбәребезгә хөрмәт күрсәткән бәндә Аллаһының әмерен үтәп, аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешкән була. Коръәндә язылган аятькә игътибар итсәк Мөхәммәд (с.г.вәс.)нең өстенлеге һәм дәрәҗәсе хакында башка сөйләргә дә калмый. Әл-Әхзәәб сүр. 56 аятендә Аллаһы әйтә: "Аллаһ үзе һәм аның фәрештәләре Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.вәс.)гә салават әйтәләр, әй имам китерүчеләр, сез дә аңа салават әйтегез һәм аңа чын буйсыну белән итагать итегез".

    Мәүлид бәйрәмебез мөбарәк булсын, бу көнне, айны һәм, гомумән әйткәндә, һәрвакытта пәйгамбәребез (с.г.вәс.)нең сөннәте белән яшәргә, аңа күп салаватлар әйтеп, дөнья һәм ахирәт уңышына ирешергә насыйп әйләсен.

    23 декабрьдә иртәнге сәгать 10да Шәһри Рамазан мәчетендә Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле Мөхәммәт Мостафа (с.г.вәс.)нең туган көне - Мәүлид кичәсе үткәрелә. Аллаһы рәхмәте белән Мәүлид бәйрәменә рәхим итегез. Сезне көтеп калабыз. 10+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: