"Айгөл" балалар бакчасында бара торган капиталь ремонттан тыш, 2017 елга башка башлангычлар да планлаштырылган.
Агымдагы елда актив төзелеш барган Царевода дәвалау амбулаториясе һәм Богородск авылында фельдшер-акушерлык пункты төзү планда тора.
Моннан тыш, ТР төзелеш министрлыгы мәгълүматы буенча, быел Колайда авыл советы бинасын һәм Чыты авылында клубны ремонтлау да ниятләнгән.
Кощак халкы сөенеченә, бу авылда яңа парк төзү дә планда тора.
Ә Питрәчтә, әгәр дә барлык планнар да чынга ашса, Мишәдә төзекләндерү һәм ярларны ныгыту эшләрен башкарачаклар.