Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә Мәүлә Колый мирасын өйрәнү буенча төбәк түгәрәк өстәле узачак

Очрашуда Татарстанның туган якны өйрәнүче-тикшеренүчеләре, укытучылар, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре һәм район җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашачак.

Питрәч авылында 2022 елның апрель башында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Ул Мишә елгасының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау проблемаларына, күренекле якташыбыз, Чыты авылында туып-үскән, XVII гасыр татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Мәүлә Колыйның тормышын һәм мирасын өйрәнү проблемаларына багышланачак. 

Конференциягә әзерлек кысаларында 9 декабрьдә Питрәч авылы мәдәният йортында Мәүлә Колый  үрнәгендә Татарстан Республикасы Питрәч районының табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү буенча төбәк түгәрәк өстәле узачак. Ул 12.30 сәгатьтән  16.45 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмә, спикерлар чыгышы, бүләкләү тантанасы оештырылачак. 

Күренекле ватандашыбызның тормыш юлы һәм иҗади мирасы әлегә кадәр аз өйрәнелгән. Аның истәлеген мәңгеләштерү һәм киләчәк буыннарга җиткерү таләп ителә. Аның әсәрләрендә  идеяләр бүгенге көнгә кадәр безнең өчен: татар җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, ә бөтен дөньяда актуаль. Һәм бу фикерләрне тормышка ашыру һәм идеяләрне, хезмәтләрне яңадан торгызу 2022 елда Урта Идел буенда - урта гасыр Идел-Кама Болгарында ата-бабаларыбыз тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан аеруча мөһим. Конференция Бөтендөнья татар конгрессы чаралары планына кертелгән.

Мәүлә  Колый истәлеген мәңгеләштерү өчен киләчәктә районда мемориаль такта урнаштыру, парк ачу һәм Чыты авылында Мәүлә Колый исеме белән мәчет ачу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса