Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хуҗалыкларында силос салалар, салам әзерлиләр

24 сентябрьгә Питрәч районында 11010 тонна силос, 10712 тонна салам әзерләнгән.

«Ак барс-Питрәч» ҖЧҖдә - 4484 тонна, «АгроЛак-К» ҖЧҖдә - 2926, «Рацин-Шәле» ҖЧҖдә – 2000, Золина Е.Н. КФХда – 1000, Муллагалиев А.Р. КФХда - 600 тонна силос салдылар. Салам әзерләү буенча акбарслылар алда – 2462 тонна, икенче урында – Муллагалиев А.Р. КФХ - 700 тонна.

- Быел, элеккегечә, терлек азыгы әзерләүне уңышлы башкарып чыктык, - диде «Ак барс-Питрәч» хуҗалыгы агрономы Айрат Миңнуллин. - Планда 5000 тонна булганда, 5098 тонна печән әзерләнде, сенаж салу планын ике тапкыр арттырып үтәдек - 7000 тонна урынына 15282 тонна әзерләдек.
Хәзер бөтен көчне силос һәм салам әзерләүгә куябыз. Бүгенге көнгә планда 5000 тонна булганда, 3000 тоннадан артык салам һәм 4000 тоннадан артык силос әзерләнде, план буенча 12000 тонна. Эш барышын яңгырлар бераз акрынайтты. Әмма без куелган бурычны үтәрбез дип уйлыйм. Басуларда, терлек азыгы базасында тәҗрибәле механизаторлар эшли. Һава торышы да яхшырды.
Бездә ике терлек азыгы җыю комбайны эшли. «Ягуар» руле артында тәҗрибәле, алдынгы механизатор Алексей Савельев һәм «Нью-Холланд»та Рамил Галиуллин. КамАЗда силос ташуда шоферлар Анатолий Богов, Николай Киселев, Илсур Ризванов, Владимир Архипов, тракторларда Вадим Маликов һәм Николай Аксенов эшли.
Силос чокырында тыгызлауда Владимир Егоров, Виталий Шаблонов һәм Марат Гайнуллин эшли.
- Мин 1986 елдан бирле механизатор булып эшлим, ә тыгызлауда сигезенче ел, - ди Марат Гайнуллин. - Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр эшлибез. Яшел масса күп кайтканда ял итәргә дә вакыт юк, - ди ул.
- Көнгә кырык гектардан артык кукуруз җыябыз, - ди аның хезмәттәше, механизатор Алексей Савельев. Менә бу басуда кукуруз 400 гектардан артык мәйдан били. Аны җыеп алу өчен безгә 5-6 көн җитә.
Ә Владимир Архипов билгеләп үткәнчә, рейсларның саны кырларның ераклыгына бәйле.
- Ераклык зур роль уйный. Әмма тулаем алганда, масса күп булганда, 12-15 рейс ясыйбыз. Малларны кышлату өчен силос әзерләү планын да үтәп өлгерербез дип өметләнәбез, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X