Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роспотребнадзор: Кайбер һөнәр ияләре һаман да битлек киеп йөрергә тиеш

Мондый һөнәрләрне Россиянең Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина санап үтте.

Татарстанда битлек режимы туктатылуга карамастан, эш урынында битлек кияргә тиешле һөнәр ияләре дә бар.

Бүген бездә кайбер һөнәр ияләре өчен битлек кию мәҗбүри булып кала, бу санитар кагыйдәләр белән каралган. Алар – медицина хезмәткәрләре, азык-төлек блогында эшләүчеләр, җәйге сәламәтләндерү һәм белем бирү учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтүчеләр», – дип билгеләде ул.

Любовь Авдонина сүзләренчә, Роспотребнадзор барлык гражданнар өчен битлек кияргә киңәш итә. Бигрәк тә яллар сезонында, вокзал һәм аэропортларда кешеләр күп булганда.

Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә җәмәгать урыннарында битлек режимын саклау бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X