Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Тау Илендә яшәүче ветеран 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хәлимә Сөнгатуллина 1981 елда «Хезмәт ветераны» исеме алган. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Аңа чордашлары кебек үк бик авыр сугыш һәм аннан соңгы елларны кичерергә туры килгән. Ул туган ягыбызның чәчәк атуы, үсеше  өчен күп еллар намуслы хезмәт иткән.
Хәлимә туганнан соң, аның әтисе Хәсән  фронтка киткән. Берникадәр вакыттан соң  әнисе вафат булган. Аны һәм энесен әбисе янына яшәргә җибәрәләр.
Сугыш елларында, әле бала гына булса да, ул колхозда олыларга ярдәм иткән. Үзенә йөкләнгән барлык эшләрне дә башкарган.
1947 елда Хәлимә Хәсән кызы колхозга кергән, анда 1977 елга кадәр  хезмәт куйган. 1978 елдан 1990 елга кадәр  бозау караучы булып эшләгән.
1956 елда туган авылында ул булачак ире белән таныша. Ир белән хатын  5 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ветеранның 10 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
Истәлекле дата белән юбилярны Татар Тау Иле  авыл җирлеге башлыгы Динар Сабиров котлады. Ул юбилярга нык сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәвен теләде, Россия Президенты Владимир Путинның шәхси хатын, район башлыгы Илһам Кашаповның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса