Татарстанда -19 градуска кадәр салкынайтачак
Җәмгыять

Татарстанда -19 градуска кадәр салкынайтачак

Бүген алмашынучан болытлы һава торышы һәм кар явуы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -19 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез -7..-12 градус фаразлана. Юлларда бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.

Якынча фаразлаулар буенча, киләсе атна башында 24-25 гыйнварда республика территориясендә һава торышы себер антициклоны йогынтысында формалашачак.

 

Чыганак