Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укырга да кертәләр, эшкә дә урнаштыралар

Мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайларга, эшкә урнашканда, ярдәм сорап кайда мөрәҗәгать итәргә? Районның коррекция мәктәбе укучылары хәзер бу сорауларга җавапны белә. Бу көннәрдә алар районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән очрашты.

Мәктәпне тәмамлагач, һәр баланы бер сорау борчый - нинди һөнәр сайларга? Күп кенә укучылар бу вакытта югалып калырга мөмкин. Бигрәк тә коррекция мәктәбе укучыларына авыргарак туры килә.
Район үзәгенең коррекция мәктәбе тәрбиячесе Равил Әхмәтов бу уңайдан түбәндәгеләрне әйтә:
- Аттестатларында кайбер фәннәрдән билгеләр булмау сәбәпле, аларның һөнәр сайлау мөмкинлеге чикләнгән. Шуңа күрә укучыларны алдан ук тормышның җаваплы мизгеленә әзерләү өчен районның эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре ел саен коррекция мәктәбе укучылары белән очраша. Биредә аларга хезмәт базарындагы хәл, кирәкле һөнәрләр һәм эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән хезмәтләр турында тулы мәгълүмат бирделәр. Күбесе үзләренә туры килгән һөнәрне дә сайлый алды. Республикадан килгән "Бинг" социаль клубы хезмәткәрләре моның өчен махсус тест уздырды.
Мәсәлән, коррекция мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Николай Полушкин киләчәктә пешекче булырга тели икән.
- Укып бетереп, эшкә урнашканда мин хәзер инде кайда ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген яхшы беләм, - ди ул.
- Эшкә генә түгел, укырга да алар безнең үзәк аша керә ала. Һөнәр сайлауның дөрес юллары турында фикер алышу өчен без бүген нәкъ менә өлкән сыйныф укучыларын чакырдык, - ди районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Айсылу Рәфыйкова.
Редакциядән: Әлегә хәтле эш белән тәэмин итү үзәгенә коррекция мәктәбен тәмамлаучылар арасыннан ярдәм сорап килүче булмаган. Мондый очрашулар ешрак уздырыла башлагач, бәлки хәл үзгәрер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X