Ватан сакчыларына тыныч күк йөзе телибез
Җәмгыять

Ватан сакчыларына тыныч күк йөзе телибез

Питрәч җире бик күп кыю йөрәкле, батыр, нык рухлы егетләр һәм кызлар тәрбияләп үстергән. Кайбер геройларны без барыбыз да яхшы беләбез, аларның исемнәрен хәтердә саклыйбыз, ә кайбер батырлыклар исемсез кала, шулай да без алар белән горурланабыз. Кемдер авыр сугыш юлы узган, Ватаныбызны дошманнардан саклаган, кемдер аның хакын башка илләрдә яклаган,...

Россия тарихында сугышлар аз булмаган, зур күләмлеләре дә, аерым бер җирлекләрдә генә барганнары да байтак. Аларның һәрберсе кайгы-хәсрәт алып килгән, кешеләрнең ныклыгын сынаган һәм аларның ихтыярын какшамас иткән. Безнең бабаларыбыз шундыйлардан, әтиләребез һәм абыйларыбыз да шундый ук сынаулар үткән. Хәзерге Питрәч егетләре дә Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында намуслы хезмәт итә. Бу турыда безгә алар хезмәт итә торган хәрби частьлардан килә торган уңай бәяләмәләр һәм аларның әти-әниләренә җибәрелгән рәхмәт хатлары сөйли. Шушы көннәрдә генә безнең редакция адресына Питрәч егетләре Ришат Гиматдинов һәм Артем Артемьев турында бик күп мактау сүзләре язылган хатлар килеп төште. Ришат хәзер разведка батальонының радиоэлектрон разведка ротасында, ә Артем - артиллерия дивизионының танкларга каршы көрәш идарәсе взводында хезмәт итә. Егетләрнең икесен дә командирлары уңай яктан гына бәяли.

Бу атнада без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәкбез, һәм тормышларында "намус", "вөҗдан" һәм "Ватан" сүзләре һәрвакыт иң мөһим төшенчәләр булып саналган, һәрвакыт шулай булып калачак кешеләрне хөрмәтләячәкбез, һәм бу сүзләр хакына үзләрен корбан иткәннәрне искә төшерәчәкбез. Ә берничә көн элек кенә тагын бер истәлекле дата үтеп китте - Әфганстаннан совет гаскәрләренең соңгы колоннасы чыгарылганга 28 ел булды. Шуннан бирле бу көн - хәрби-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Совет гаскәрләре гади рядовойдан алып һәр офицерга кадәр ил хакимиятенең боерыгын намус, зур кыюлык һәм батырлык белән үтәде. Әфган тауларын һәм сахраларын кичкән меңләгән совет кешеләренең батырлыгы үлемсез. Туган җирдән читтә, аның сәяси ихтыяҗларын яклап, үзләренең интернациональ бурычларын питрәчлеләр дә үтәде. Безнең якташларыбыз булган дүрт егет бу сугыштан кире әйләнеп кайтмады. Әфганстанда һәлак булган әлеге батырларның исемнәрен - Евгений Перчков, Геннадий Саликеев, Илдар Мәрхәбин, Николай Кирюшинны без бүген дә онытмыйбыз. Питрәчтәге дүрт урам әлеге дүрт кыю егетнең исемен йөртә, алар турында мәктәпләрдә укучыларга сөйлиләр. Аларның исемнәрен хәрби-интернационалистлар батырлыгына багышланган чарада да искә алдылар.

Әфганстандагы сугышта катнашкан ветераннар бик тыйнак һәм аз сүзле, аларның җанында бүген дә сугыш кайтавазы яңгырый, дусларының исемнәре һәм андагы вакыйгалар онытылмый. Алар биредә җыелып, тормышны күрергә өлгермәгән, зарыгып көткән әниләрен сөендерә алмаган, бергә хезмәт иткән егетләрне тирән ихтирам белән искә алдылар.

Әлеге истәлекле датага "Батыр"га "әфганчы"лар гына түгел, ә район хакимияте җитәкчеләре дә, мәктәп укучылары да килгән иде.

- Бүген әйтәсе килгән теләкләрнең иң зурысы - сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе телим, - диде район башлыгы Эдуард Дияров чарага җыелганнарга. - Киләчәктә беркайчан да, беркемгә дә кайнар нокталарга китәргә һәм якыннарын югалтырга туры килмәсен.

Бу иң мөһим теләккә районның хәрби комиссары Владимир Гузич та, хәрби-интернационалист ветераннарның район советы рәисе Николай Болонкин да кушылды.

Безнең районның сәләтле балалары аларны үзләренең музыкаль бүләкләре белән сөендерде.

Тантаналы чарадан соң, анда катнашучылар локаль сугышларда катнашучыларга багышланган һәйкәл урнашкан Җиңү паркында булдылар. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар. Киләчәк нинди генә булмасын, аның нигезе үткәндә салына, ә үткәнне Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгыннан тыш күз алдына китереп булмый.