Ярышларда 3 команда катнашты

Питрәчтә студент-автомобильчеләр арасында «Автосессия» республика конкурсының район этабы узды. Ярышларда 3 команда катнашты, аларның һәркайсы өч кешедән торды. Катнашучыларга ике сынау үтәргә туры килде: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә тест һәм мәйданчыкта фигуралы йөртү.
Ярышлар йомгаклары буенча «Светофор» командасы җиңү яулады, аның составына өч катнашучы – Питрәчтән Лилия Ильматова һәм Марина Пугачева, шулай ук Чытыдан Ләйлә Фатыйхова керде.
– Без машина йөртү хокукы алырга һәм ышанычлы йөртергә өйрәнергә бик теләгән идек, - дип уртаклашты Марина. - Моңа озак әзерләндек. Әлбәттә, борчылдык, әмма, шуңа да карамастан, уңышлы башкарып чыктык.
Аларның хокук алырга карар кылуының төп сәбәбе – шәхси транспортка ихтыяҗ. Марина Пугачева, ирен эшләреннән аермыйча, балаларны түгәрәкләргә йөртергә теләвен әйтте. Ләйлә Фатыйхова да шундый ук фикердә:
– Кая гына чыксаң да, машина кирәк. Шуңа күрә мин дә машина йөртергә өйрәнергә булдым.
Конкурста катнашучы тугыз кешенең барысы да истәлекле медальләр һәм автомобильчеләр өчен файдалы бүләкләр алды.
Жюри составына ДОСААФ җитәкчесе Радик Гыйниятуллин, машина йөртүгә производствода өйрәтү мастеры Рәфкать Сөләйманов, «БДД» ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Лилия Хәйруллина, шулай ук ЮХИДИ хезмәткәре керде.
– Әлеге конкурс юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белүне ныгытуга, яшь автомобильчеләрнең игътибарын руль артындагы дисциплинаның мөһимлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Без аларның игътибарлы булуларын, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен, гомерләрен саклауларын һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларны хөрмәт итүләрен телибез, – дип ассызыклады Лилия Зөфәр кызы.