Питрәч авыл мәдәният йортларының берсендә ремонт эшләре актив алып барыла
Районда авылдагы тормышны яхшырта торган республика программалары эшләвен дәвам итә.
Быел Чыты авылындагы клубны капиталь ремонтлаячаклар. Анда эшләрнең яртысы инде эшләнгән. Фасад инде танымаслык итеп үзгәргән, бүгенге көнгә төзүчеләр урыны белән идәннәрне алыштырырга, стеналарны һәм түшәмне ремонтларга өлгергәннәр. Эшләрнең бер өлеше җәйгә планлаштырылган.
Программага шулай ук Белкино авылындагы клуб та кертелгән. Әмма монда ниятләнгән ремонтны авылдагы мәктәпкә кагылган мәсьәләләр аркасында әлегә башламаганнар. Шулай да проектлаштыру һәм әзерләнү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа