Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәч районының яшь талантлары лауреат булды

Кышкы каникул көннәрендә Казанда үткән "Раштуа әкияте" 4 нче Халыкара эстрада иҗаты фестиваль-бәйгесендә "Иң яхшы Раштуа җыры" номинациясендә 8 яшьлек Милена Сәлимгәрәева, "Эстрада вокалы" номинациясендә 7 яшьлек Камилә Гафурова икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар. Кызларның икесе дә Богородск авылыннан.

Милена "Сказка зимнего леса" җырын башкарса, Камилә "Божья коровка" җырын җырлады.
Әлеге фестивальгә Россия һәм якын чит илләрдән - Белоруссиядән, Украинадан, шулай ук Башкортстаннан, Мари Иленнән бик күп коллективлар килгәнлеген билгеләп үтү артык булмас.
Яшь башкаручыларның җитәкчесе Алсу Гафурова Камиләгә кубок та тапшырылганлыгын әйтте. Хәзер кызларның икесе дә 15-18 гыйнварда Казанда узачак "Талантлар канатында" Халыкара проект кысаларындагы фестиваль-бәйгегә әзерләнә. Кызлар Богородск авылындагы күпфункцияле үзәктә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, бәйге, яшь талантлар