Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Туган якны өйрәнү музее питрәчлеләрне яңа күргәзмәгә чакыра

    Музейда Русьны чумылдыруга багышланган күргәзмә ачылды.

    Анда төрле тәреләр, борынгы һәм заманча качлар, төрле чиркәү җиһазлары, шулай ук православ бәйрәмнәргә әзерләнгән вакытта кулланыла торган төрле чиркәү кирәк-яраклары тәкъдим ителә.

    Русь тарихында иң төп вакыйгаларның берсе - 988 елда христианлыкны дәүләт дине буларак игълан итү хөрмәтенә багышланган бәйрәм күптән түгел генә гамәлгә куела. 2010 елның 1 июнендә Россия Президенты Дмитрий Медведев "Хәрби шөһрәт һәм Россиянең истәлекле даталары турында" булган Федераль закондагы үзгәрешләрне раслый. Истәлекле даталар исемлегендә Русьны чумылдыру көне барлыкка килә. Әлеге тарихи вакыйгага дәүләт статусы бирү тәкъдиме белән Рус православ чиркәве чыгыш ясый.

    Бәйрәм өчен 28 июль сайлана - бу көнне апостолларга тиң, шулай ук Владимир Кызыл Кояш кебек тә таныш булган кенәз Владимир искә алына. Владимир, Константинопольдә чумылган һәм үзенең буынында христиан диненә мәхәббәт һәм хөрмәт уяткан князь хатыны бөек Ольганың оныгы була.

    Күргәзмә август ахырына кадәр эшләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: